Accessibility links

якшәмбе, 19 ноябрь 2017, Казан вакыты 17:27

Алтай цивилизациясе форумы – Кремль сәясәтен алга сөрүче яңа берлекме?


Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов (с), Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Кыргызстан президенты Алмазбәк Атамбаев.

Татарстанның Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчесе Ким Миңнуллин Кыргызстан президенты тәкъдиме белән оештырылган "Алтай цивилизациясе" форумына сәясәт катнашып, төрки дәүләтләрнең бер-берсеннән ерагаюына сәбәп булса, яңа фәнни берлек таркалачак дигән фикердә.

20-22 июль Кырыгызстанның Чолпон-Ата шәһәрендә "Алтай цивилизациясе һәм алтай телләре гаиләсенең тугандаш халыклары" дип аталган халыкара форум (алга таба "Алтай цивилизациясе") узды. Бу чарада дөньяның 11 иленнән, күпчелеге Русиядән галимнәр, һәм Кыргызстан, Татарстан президентлары, Башкортстан башлыгы да катнашты.

Форумда яңгыраган фикерләр алтай телләре гаиләсенә кергән халыкларның багланышларын ныгыту, мәдәниятләрен үстерү, уртак тарихны өйрәнү, тел үзенчәлекләрен барлауга гына түгел, ә Мәскәү Кремле сәясәтен алга сөргән яңа зур берлек тудыруга омтылыш түгел микән дигән шик тә тудыра. Алтай телләре гаиләсенә барлыгы 60 тел – төрки, монгол, тунгус-маньчжур телләр төркемнәре керә. Кайбер галимнәр корея һәм япон телләрен дә кертү ягында.

Форумда катнашучылар
Форумда катнашучылар

Форумда "Алтай цивилизациясе"н сәяси мәсьәләләрне алга этәрү өчен терәк итү турында белдерүчеләр булды. Дөнья тюркологлар ассоциясе идарәсе әгъзасы, Чуашстан галиме Николай Егоров: "Евразия илләренең икътисади һәм сәяси хезмәттәшлеген алга этәрү өчен халыкларның тел һәм мәдәни уртаклыкларын ачыклау – бу форумның төп максаты булып тора", дип РИА Новостига белдерде.

Егоров фикеренчә, "Алтай цивилизациясе" дигәндә Сары диңгездән алып Балтыйк диңгезенә кадәр булган киңлектә яшәгән халыкларның этно-мәдәни-тел берлеге турында сүз бара.

Илләребезнең киләчәге өчен әһәмиятле икътисади һәм һуманитар проектларны тормышка ашырыйк

Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов та форум мөнбәреннән чыгыш ясап, илләрнең киләчәге өчен эшләргә чакырды.

"Кадерле дуслар, әйдәгез, алга таба да бер беребез белән тәрҗемәчеләрсез генә, хәзергечә ихлас дустанә мөнәсәбәттә аралашыйк, илләребезнең киләчәге өчен әһәмиятле икътисади һәм һуманитар проектларны тормышка ашырыйк", диде Хәмитов русча чыгыш ясап.

Форумда Татарстаннан барган галимнәр арасында Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты мөдире Ким Миңнуллин да бар иде. Ким әфәнде фикеренчә, әгәр фәнне икътисади һәм сәяси максатларда куллана башласалар, "Алтай цивилизациясе" озак яши алмаячак.

Ким Миңнуллин форумда
Ким Миңнуллин форумда

"Дәүләтләр төрле һәм алар мөстәкыйль. Дәүләтнең эчке һәм тышкы сәясәтеннән чыгып фәнне эшләү ул ниндидер багланышларга зыян да китерә, һәр мәсьәләдә бер фикергә килеп булмаганлыгы да ачыла. Инде соңгы чиктә ("Алтай цивилизациясен берләшү өчен - ред.) файдаланып калалар дигән фикер булырга мөмкин, ләкин бүген аның ярдәм итәренә шик зур.

Сәяси әйберләр Русиядә яшәгән төрки халыкларга зыян китерергә мөмкин

Әлеге форумның файдасын күрәм, әмма бик җитди мәсьәләләрдә, сәяси максатларда файдаланырга тырышу кебек әйбер сизелә калса, таркаулыкка бик нык этәрәчәк, аннан тиз читләшәчәкләр. Сәяси әйберләр Русиядә яшәгән төрки халыклар өчен шактый зыян китерергә мөмкин. Сәясәт кереп төрки дәүләтләрнең бер-берсеннән ерагаюына сәбәп була калса, безнең өчен шулай ук файда булмаячак", диде Миңнуллин.

Алмазбәк Атамбаев форумда чыгыш ясый
Алмазбәк Атамбаев форумда чыгыш ясый

Башкортстан президентының форумдагы сүзләре Русия президенты Владимр Путин алып барган сәясәткә – бары тик рус телен генә барлык телләрдән дә өстен итеп куюга аһәндәш иде. Форумда Хәмитов: "Милләтара аралашу чарасы буларак безнең өчен иң өстен – рус телен өйрәнү һәм алга этәрүдә без актив эшләргә тиеш", диде.

Путин исә нәкъ шул көнне Мари Иле башкаласы Йошкар-Олада узган Милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында ана теле булмаган телләрне мәҗбүри укытуны ярамаган хәл дип атады.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның да, Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитовның да моңа кадәр тарих һәм телгә багышланган форумнарда чыгыш ясаганы юк иде. Бу яктан караганда, алар Чолпон-Атага Кремль кушуы белән йомышчы итеп җибәрелмәде микән дигән сорау да туа.

Ким Миңнуллин республика җитәкчеләре үзләренең сәфәрләрен Мәскәү белән килештергәндер дигән фикердә.

Республика җитәкчеләре һуманитар мәсьәләләргә дә якын килә дигән уем юк

"Ниндидер сөйләшүләр, конкретлаштырулар булгандыр. Сәфәрләренә башка мәсьәләләр дә керә икән, димәк Русия һәм Кыргызстан арасында гомум планда алып каралгандыр дип уйлыйм. Анда Татарстаннан экология министры, Башкортстан премьер-министрының урынбасары да бар иде. Шуңа күрә, күпкә киңрәк мәсьәләләр каралгандыр дип уйлыйм. Аларның сәфәре форумның да дәрәҗәсен үстереп, алга таба республика һәм дәүләт дәрәҗәсендә бу форумны яшәтү өчен файдасы булыр дип күз алдына китерәм. Республика җитәкчеләре һуманитар мәсьәләләргә дә якын килә дигән уем юк", ди Миңнуллин.

Форумның Русия җитәкчелеге алып барган сәясәткә аһәңдәш икәнлеген латин имласына күчүгә каршы белдерү тагын бер кат раслады. Кыргызстан президенты Алмазбәк Атамбаев: "Нигә тормышка ашмастай хыяллар белән уртак тел булдыру өчен омтылырга, Русиядә яшәүче кардәшләрне онытырга? Татарлар, башкортлар, алтайлар, хакаслар һәм күпләгән башкалар турында онытырга? Алар алга таба да кириллицаны кулланачак", диде Атамбаев.

Ким әфәнде сүзләренчә, Кыргызстан президентының бу белдерүен кулуарларда шәрехләүчеләр булмаган. Казакъстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан һәм Азәрбайҗанның латинга күчүен алга китеш буларак бәяли ул.

Дәүләтләрнең икътисади яктан көчәйгән саен латинга киләчәге ачык иде

"Күпчелек төрки дәүләтләр латинга күчүне хәл итте инде. Бу (Атамбаевның - ред.) соңга калган фикер яңгырашы түгел идеме? Дөнья алгарак китте бит. Казакъстан эзлекле һәм аңлы рәвештә, үзләренең эчке хәлләрен дә, тышкы мөнәсәбәтләрне дә белеп һәм аңлап, бу юлга (латинга күчүгә - ред.) әзерлекле барадыр дип уйлыйм. 90нчы елларда авырлык белән булса да Үзбәкстан, аннан бераз соңрак Азәрбайҗан күчте. Без үзебез күчәргә әзерләнгәдә Азәрбайҗанга барып та кайткан идек. Төрекмәнстан да латинга күчте. Икътисади яктан көчәйгән саен дәүләтләрнең латинга киләчәге ачык иде инде", ди Миңнуллин.

Форумда катнашучылар
Форумда катнашучылар

Ким әфәнде бу форумның бүген Кыргызстанга бигрәк тә кирәк булуын, эчке һәм тышкы хәлләр белән бәйләнгәнен дә кире какмый.

Форум вакытында Евразия дәүләтләре башлыкларына мөрәҗәгать кабул ителде. Анда Алтайда "Алтай цивилизациясе" дип аталган тарихи-мәдәни үзәк төзүне, Бишкәктә "Алтай цивилизациясен өйрәнү институты" ачуны хуплауга чакыру да язылган. Чарадан соң кайбер мәгълүмат чаралары бу форум ике елга бер тапкыр җыелып торачак дип тә язып чыкты.

"Форум барышы карашларның бертөрле генә түгел икәнлеген күрсәтте. Шул ук Алтай цивилизациясе нәрсә ул, ничек аңларга дигән сораулар да килеп чыгып торды. Бу чара кайда, нинди вакыт аралыгында үтәргә тиеш соң дигән сүзләр дә яңгырады", ди Миңнуллин.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG