Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Хәния Фәрхи белән хушлаштылар


Башкортстанда Хәния Фәрхи белән хушлаштылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:37 0:00

Бүген Башкортстанның Тәтешле районы үзәге Югары Тәтешле авылында җырчы Хәния Фәрхи белән хушлашу узды. Аннары аның җәсәден Казанга алып киләчәкләр.

27 июльдә вафат булган Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи белән хушлашу чарасы җирле вакыт белән сәгать унда башланды. Тәтешле мәдәният сараена йөзләгән кеше килде, дип яза Proufu.ru. Алар арасында Башкортстанның танылган артистлары, җәмәгать эшлеклеләре дә бар.

Беренчеләрдән булып Хәния Фәрхи белән хушлашырга җырчы Элвин Грей килгән. Ул Хәния Фәрхине үзенең "иҗади әнисе" дип атый. "Бу бик зур югалту, әнисенең кызын җирләвен күрү бигрәк авыр", ди Грей.

Хәния Фәрхинең берничә җырына, шул исәптән "Әлдермешкә кайтам әле"гә клиплар төшерүче башкорт режиссеры Рияз Исхаков та халык җырчысы белән хушлашырга килгән. "Хәния апаның җырлары мәңге яшәячәк", режиссер.

Соңгы көннәрендә Хәния Фәрхи үзенең 87 яшьлек әнисе янында булган. Җырчының үзенә 30 майда 57 яшь тулган иде. Хәния Фәрхи белән Казанда хушлашу 29 июль Галиәсгар Камал исемендәге театрда сәгать иртәнге унда башланачак. Җырчы Яңа татар зиратына җирләнәчәк, диелә.

XS
SM
MD
LG