Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзбәкстанның элекке президенты кызы Гөлнара Кәримова сак астына алынган


Гөлнара Кәримова
Гөлнара Кәримова

Үзбәкстанныың элекке президенты Ислам Кәримов кызы Гөлнара Кәримова сак астына алынган. Бу хакта илнең баш прокуратурасы хәбәр итә.

Гөлнара Кәримовага караклык, чит ил валютасын саклау, таможня кануннарын бозу һәм җинаятьчел юл белән табылган акчаны легальләштерү маддәләре нигезендә гаепләү белдерелгән, диелә баш прокуратура хәбәрендә.

2015 елның августында Ташкент мәхкәмәсе Кәримованы биш елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарган иде. Ул вакытта аны салым түләүдән качу, урлаулар, куркытып акча алулар һәм оффшор ширкәтләренең документларын юк итүдә гаепләделәр.

Гөлнара Кәримова - бер ел элек вафат булган Үзбәкстан президенты Ислам Кәримовның олы кызы. Элегрәк республиканың тышкы эшләр министрлыгында эшләде. Аны Үзәк Азиянең иң абруйлы хатын-кызларының берсе дип атыйлар иде. Дөньяның берничә илендә Кәримовага карата коррупциядә шикләнелеп, тикшерүләр алып барылды.

2012 елда Үзбәкстан җитәкчелеге Кәримова медиаширкәтенә караган берничә телеканалны һәм радиостанцияне япкан иде.

XS
SM
MD
LG