Accessibility links

дүшәмбе, 25 сентябрь 2017, Казан вакыты 09:30

Дүрт ай элек "Гаилә һәм мәктәп" журналына баш мөхәррир итеп билгеләнгән язучы Ркаил Зәйдулла белдерүенчә, җитәкчелек аны вазифасыннан китәргә мәҗбүр иткән.

Тукай бүләге иясе, язучы Ркаил Зәйдулла Азатлыкка "Татмедиа" ширкәте җитәкчесе Андрей Кузьминга гариза язуын раслады, китәргә мәҗбүр итәләр дип белдерде.

"Үз теләгем белән китмим, мәҗбүр иттеләр. 4 ай элек мин илһамланып эшкә тотындым, кешеләр яратып укырлык журнал чыгарырга теләдем. Быелгы җәйге язылу кампаниясендә 4500 тираж җыелды, бу – яхшы күрсәткеч. Командировкаларга да йөрелде, әмма журналның эшенә тыкшынып эш тоткарлана, андый шартларда эшли алмыйм, актлар төзеп, имзалар җыюга га да түзеп тормыйм", диде ул.

Ркаил Зәйдулла алга таба да язучылык эшен дәвам итәчәге хакында әйтте.

"Гаилә һәм мәктәп" журналы 2013 елның август аеннан нәшер ителә. Журнал 48 биттә айга бер тапкыр чыга һәм Татарстанда, Русиядә тарала. "Гаилә һәм мәктәп" журналы "Татмедиа"ның "Мәгариф" журналы филиалына керә. Бу филиалның җитәкчесе – Сөмбел Таишева, ул "Мәгариф" журналының баш мөхәррире вазифасын да башкара. Моннан тыш, Таишева "Татмедиа" ширкәте җитәкчесенең корпоратив үсеш урынбасары да. Азатлык Таишева белән элемтәгә кереп карады, әмма телефоны сүнгән иде.

Ркаил Зәйдуллага кадәр "Гаилә һәм мәктәп" журналы мөхәррире булып Гөлүсә Закирова эшләгән иде. Ул күптән түгел "Идел" журналының баш мөхәррир урынбасары итеп билгеләнде. "Гаилә һәм Мәктәп" журналында эшләгән Рифә Рахман да эшеннән киткән.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG