Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Татар халкының кыскача тарихы" исемле анимация фильмы дөнья күрде


Фильмнан күренеш
Фильмнан күренеш

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты Казанда 15 минутлык "Татар халкының кыскача тарихы" ("Краткая история татар") исемле документаль анимация фильмы эшләп чыгарган. Әлегә ул урыс һәм инглиз телләрендә генә.

Институтның матбугат хехмәте хәбәренчә, фильм "Татар халкының милли тиңдәшлеген саклау (2014 – 2016 еллар)" дәүләт програмы кысаларында эшләнгән.

Фильмның беренче бүлегендә Дөнья харитасында безнең эрага кадәр III гасыр вакыйгалары сурәтләнә: кытайлар, күршеләре һуннардан саклану өчен, Бөек Кытай диварын төзи. Һуннар бу вакытта Бөек Дала киңлекләрен үзләштерә.

Аннары бүгенге Татарстан җирләрендә Бөек Болгар дәүләтен төзү сурәтләнә.

Фильмда төп урын Алтын Урда тарихына бирелгән. Анимацион фильм авторлары Рим империясе һәм Алтын Урда мәдәниятен чагыштыра.

1552 елда татарларның үз дәүләтен югалтуы тарихта борылыш чоры була. Шуннан бирле татар халкында дәүләтчелекне янәдән тергезү турында хыял яши, диелә. 1990 елда республика суверенитеты игълан ителгәннән соң, Татарстанның бәйсезлеген ныгыту башлануы турында да әйтелә.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтында билгеләп үтүләренчә, әлеге "кыскача тарих" академик хезмәт түгел.

Фильмны рус һәм инглиз телләрендә карарга була. Тарих институты якын арада аны татар телендә тәкъдим итәргә җыенуын белдерде.

XS
SM
MD
LG