Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айшә авылында чегәннәр үз йортларын үзләре сүтә


Айшә авылында чегәннәр йортларын сүтә
Айшә авылында чегәннәр йортларын сүтә

Татарстанның Яшел Үзән районы Айшә авылында яшәүче чегәннәр үз йортларын сүтә башлаган. Тәфтиш хезмәте корылмаларны 3 августка кадәр сүтәргә кушкан.

Авыл хакимияте йортларны сүтәр өчен техника тәкъдим иткән, ләкин чегәннәр баш тарткан. Аларның сүзләренә караганда, бу "ярдәм" 800 мең сумнан артып китәр иде. Канунсыз төзелгән дип табылган йортларны 3 августка кадәр сүтеп бетерергә кушылган. Сүтелмәгән очракта, муниципаль техника кертеләчәк, диелә. Әлегә бу кишәрлектә канунсыз төзелгән ике йорт кала. Сүтелгән йортларда яшәүчеләр вакытлыча шунда күчеп торачаклар, дип планлаштырыла.

Март аенда Яшел Үзән шәһәре мәхкәмәсе Айшә авылында яшәүче чегәннәр төзегән кайбер йортларны канунсыз дип таныды һәм һәм аларны үз акчаларына сүтәргә кушылды. Җирле хакимият сүзләренчә, әлеге йортлар тиешле теркәлү узмаган, янгын иминлеге кагыйдәрен бозып төзелгән һәм электр челтәренә канунсыз тоташтырылган.

XS
SM
MD
LG