Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарлык дип лаф оруга корылган гаилә бизнесы


Кыйммәтле сәхнә киемнәре, зур чыгымнар таләп иткән гаҗәеп тамашалар һәм Казан филармониясе каршындагы тегү фабрикасы. Дөнья татар конгрессы рәисе, Татарстан дәүләт шурасы депутаты Ринат Закировның кызы Чулпан, әтисенең вазифасын кулланып, ничек акча эшли?

Чулпан Закировага – 40 яшь. Узган ел ул җитәкләгән "Казан" бию ансамбле тамашачыларга "Казан хәзинәсе", ә быел "Бөек Ефәк юлы" дип исемләнгән зур тамаша тәкъдим итте. Иң кызыгы – ансамбль хосусый түгел, ә муниципалитетныкы санала. Аны оештыручы – "Казан" милли мәдәни үзәге. Әлеге үзәкне 1991 елдан бирле Ринат Закиров җитәкли. Ул – Чулпанның әтисе. Билгеле булганча, Ринат әфәнде 2004 елдан Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, 2002 елдан бирле Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе.

Чулпан Закирова әтисе Ринат Закиров һәм әнисе Рузия Мотыйгуллина белән
Чулпан Закирова әтисе Ринат Закиров һәм әнисе Рузия Мотыйгуллина белән

"Казан" милли мәдәни үзәге – бюджет оешмасы. Ул Казанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты тарафыннан оештырылган һәм шәһәр идарәсенә карый.

"Казан хәзинәсе" тамашасы бу көннәрдә Татарстанда узучы Дөнья татар конгрессы корылтаеның мәдәни програмына да кертелгән. Делегатларга ул бүген күрсәтелә. Корылтай биш елга бер тапкыр уза, әмма конгресс уздырган чаралар аның белән генә чикләнми. Һәр елны төрле форумнар, җыеннар, сабантуйлары узып кына тора. Әлеге чараларның күбесендә Закиров кызының ансамбле делегатларның күңелен күрә.

Узган елның көзендә "Казан хәзинәсе" премьерасыннан соң, сәхнә киемнәре һушны алырлык дип язды матбугат чаралары. Тамаша өчен барлыгы 500 костюм булдырылган. Чулпан Закирова катнашында эшләнгән сәхнә киемнәренең рәссамнары – Әсәл Исмәгыйлова, Зөлфирә Әхмәрова, Людмила Волкова.

Закирова катнашуы иҗади эшчәнлек белән генә чикләнми, әлеге сәхнә киемнәре өчен акчаның күп өлеше аның кесәсенә ага. Дөресрәге аның хосусый "Эдем" ширкәте кассасына күчә. "Интегрум" агентлыгы һәм Федераль салым хезмәтенең ширкәтләр хакында мәгълүматына күз салсаң, 2006 елның октябрендә Чулпан Закирова белән Зөлфирә Әхмәрова "Эдем" исемле җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять булдырган. Әхмәровага ширкәтнең 25 проценты гына эләксә дә, ул ширкәт җитәкчесе итеп билеләнгән. Шул сәбәпле барлык хисап кәгазьләрендә Чулпан Закирова исеме бөтенләй искә алымый.

Әлеге ширкәт оешуга ук Чулпан Закирова ансамбле белән эшли башлый. Ринат Закиров җитәкчелегендәге "Казан" милли мәдәни үзәге тарафыннан булдырылган һәм аның кызы Чулпан Закирова җитәкчелегендә эшләүче ансамбль үзләре үк төзегән ширкәттән сәхнә киемнәре тектерүне җайга сала.

"Казан" милли мәдәни үзәге
"Казан" милли мәдәни үзәге

Ансамбльнең интернет сәхифәсенә күз салсаң, "Казан" милли-мәдәни үзәгендә тегү фабрикасы бүлеге дә бар.

"Дистә елдан артык без "Казан" дәүләт бию ансамбле өчен сәхнә киемнәре булдырабыз. Биюне сәхнәгә кую өчен хореограф кирәк булган кебек, костюмнарның эскизларын башкару өчен дә рәссам кирәк. Сезнең теләк белән без төрле тарихи документларга нигезләнгән, архивлар караламаларына карап, сәхнә киемнәрен булдыра алабыз. Аларга төрле бизәкләр, тукымалар тәкъдим итәбез. Бүген без теккән сәхнә киемнәрендә төрле халыкларның биюләре башкарыла, театр сәхнәләреннән җырлар җырлана, эстрада чыгышлары куела, дөньяның барлык илләреннән камера оркестрлары һәм халык музыкантлары көйләр башкара", диелгән ансамбль сәхифәсендә.

Фотоларга караганда, Чулпан Закирова җитәкләгән ширкәт үз ансамбле өчен генә түгел, ә башка иҗат төркемнәре өчен дә сәхнә киемнәре тегә. Мәсәлән, балаларның матурлык бәйгесе өчен тегеләгән киемнәр аныкы.

Зөлфирә Әхмәрова дипломнары
Зөлфирә Әхмәрова дипломнары

​"Казан" милли-мәдәни үзәгенең тегү фабрикасы диелсә дә, сүз нәкъ "Эдем" ҖЧҖ турында бара. Бу "Эдем"ның мөдире Зөлфирә Әхмәровага тапшырылган дипломнар, рәхмәт хатлары белән раслана. Фотолар шул ук бүлектә эленеп тора.

Шуны да билгеләп үтик: "Эдем"нең юридик адресы Казанның Островский урамы, 25 йорт дип күрсәтелгән. Шунда ук Казан шәһәре филармониясе дә урнашкан. Бу бинада башка берни теркәлмәгән, шушы ике оешма гына эшли.

Чулпан Закирова матбугат вәкилләренең ансамбльне асрауга, аны дөньяның төрле илләренә гастрольләргә йөртергә, сәхнә киемнәрен тегәргә, кыйммәтле тамашалар оештырырга, заллар арендаларга акча кайдан һәм нинди күләмдә алынганы хакында сорауларны гадәттә җавапсыз калдыра. Татар халкының тарихын чагылдырган "Казан хәзинәсе" премьерасыннан соң Чулпан Закирова бер әңгәмәдә бары тик бу тамашаны сәхнәләштерүгә аны Татарстанның туристик агентлыгының кызыксынуы этәрүе турында гына сөйләде. Тамашаның чыгымнарын Республика туристик агентлыгы каплаганмы, юкмы – билгесез.

2017 елның маенда "Бөек ефәк юлы" премьерыннан Чулпан Закирова "МК-Поволжье" газетасына бу проектның коммерциягә корылмаганын белдерде, чыгымнарның капланмавы хакында әйтте.

Безгә республика хакимияте ярдәм итә, ихтыяҗларыбызны белә

"Әйе, без 500дән артык сәхнә киемен тектердек, махсус безнең өчен хәрәкәт итә торган декорацияләргә заказ бирдек. Тагын бер тапкыр ассызыклыйм: проектның максаты башка. Әйе, безгә республика хакимияте ярдәм итә, ихтыяҗларыбызны белә. Спектакль өчен ут куюны дөрес итеп башкару берничә атна дәвамында хезмәт таләп итә! Аренда нигезендә безгә мондый эшне башкарыр өчен кем рөхсәт итә ала? "Бөек Ефәк юлы" өчен утны бер төн эчендә көйләдек. Проблем да шунда – безнең репертуар театры юк, тамашачыларның күңелләрен күрү генә түгел, аларның зәвыгын тәрбияли торган иҗат җимешләребезне тәкъдим итәрлек бинабызда юк", дип зарланган ул.

Тегү фабрикасына килгәндә, бу әңгәмәдә Закирова аның хакында кыска гына комментар биргән. "Бу кадәр зур күләмдәге һәм җентекле эшне башкарыр өчен үзеңнең остаханә булуы кирәк. Чит кешеләр сәхнә киемнәрен күңелен салып текмәячәк. Ә без көн озынын да остаханәдә, төнлә дә шунда. Анда бары тик өч кеше эшли, әмма аларның һәрберсе – оста белгечләр", дип белдерде. Билгеле, фабрика аныкы булуы турында Закирова ләм-мим.

Чулпан Закирова "Эдем" ширкәтенең 75 процент өлеше белән идарә итә

Idel.Реалии Чулпан Закировадан ансамбль кем тарафыннан һәм нинди күләмдә финанслануы, сәхнә киемнәре ничә сумга төшкәне хакында сорашты. Шулай ук "Казан" бию ансамбле җитәкчесенә тегү фабрикасы турында да сорау юллады.

"Сездәге мәгълүмат искергән. "Эдем" ширкәтеннән чыкканыма инде 7 ел. Ә чыгымнар турындагы сорауларга җавап бирү вәкаләтләрем юк", дип Закирова ансамбльнең PR белгече белән элемтәгә керергә киңәш итте.

"Интегрум", "Картотека" системнары мәгълүматларына караганда, Чулпан Закирова "Эдем" ширкәтенең 75 процент өлеше белән әле дә идарә итә. Моны федераль салым хезмәтенең документлары да раслый.

XS
SM
MD
LG