Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда дин укыган, Мәскәүдә журналист булып эшләүче Нурмәтов Үзбәкстанга депортацияләнә


Али Феруз
Али Феруз

Мәхкәмә "Новая газета"да эшләүче, элегрәк Казанда Русия ислам университетында белем алган Ходайбирде Нурмәтовны Үзбәкстанга депортацияләү турында карар чыгарды.

Мәскәүнең Басманный мәхкәмәсе "Новая газета"да Али Феруз тәхәллүсе белән язучы үзбәкстанлы Ходайбирде Нурмәтовны Үзбәкстанга депортацияләү турында карар чыгарды.

Нурмәтов 2006 елда Казан ислам көллиятенә укырга кергән, 2007 елдан Казандагы Русия ислам университетында белем ала башлаган. Үзбәкстан Нурмәтовны террорчылар белән элемтәдә торган "исламчы" дип саный һәм анда җибәрелгән очракта, террорчы дип ябып куярга мөмкин.

Журналист буларак ул "Новая газета"да мигрантлар, мөселманнар, ЛГБТ тормышын ачыктан-ачык яктырта.

Быел март аенда полиция аны Мәскәүдә тоткарлады һәм Русиядә рөхсәтсез яшәвен белдерде. Нурмәтов Русиядән вакытлыча сәяси сыену да сораган иде, әмма аның мөрәҗәгате кире кагылды.

XS
SM
MD
LG