Басма мәгълүматынча, зур жюри бигеләү прокурорның шаһитләрне, күрсәтмәләр бирер өчен, мәхкәмәгә чакырырга җыенуын аңлата. Димәк, әлеге тикшерү җитди булачак һәм озакка сузылачак, дип яза газета. Ләкин шул ук вакытта бу - прокурор Дональд Трамп даирәсендәге кешеләргә гаепләү белдерә дигән сүз түгел, ди CNBC телеканалы.
Махсус прокурор Роберт Мюллер 2016 елда узган сайлау кампаниясе вакытында Дональд Трамп штабының Кремль белән бәйләнешләрен тикшерә.
Ак йорт сүзчесе Сара Хакаби Сандерс Трамп идарәсе Зур жюри билгеләү турында берни белмәде, дигән белдерү ясады. Аның сүзләренчә, Ак йорт тикшерүне тизләтү мөмкинлеге бирә торган теләсә нинди карарны хуплап кабул итә. Сандерс шулай ук Дональд Трамп идарәсе тикшерү белән тулысынча хезмәттшлек итә, дип тә әйтте.