Accessibility links

Август аенда кинода нәрсә карарга?


Җәйнең соңгы ае кино яңалыкларына бай булмаса да, кинотеатрларга берничә кызыклы фильмга барып була. Гадәттәгечә, Азатлык иң кызыклыларын сайлап, аларны сезгә "Киноханә" шәлкемендә тәкъдим итә.

Ай башыннан ук кинотеатрларда елның иң көтелгән фильмнарының берсе булган "Караңгы манара" (The Dark Tower) күрсәтелә башлый. Фильмны көтү сәбәбе аңлашыла да - бу легендар Стивен Кинг әсәрен экранга күчерү. Кызыклы факт: Кинг бу фильмны экранга күчерү хокукын нибары 19,19 долларга саткан булган (әсәрдә бу сан әһәмиятле роль уйный). Кинотәнкыйтьчеләрнең беренчел бәясе бик югары булмаса да, фильмның сюжетына күз салыйк.

Әсәр триллер, фантастика һәм, күпмедер күләмдә, хәтта куркыныч фильм жанрларын берләштерә. Кинода берничә параллель дөнья сурәтләнә. Мәңгелек дошманнар - атучы Роланд Дискейн һәм төп явыз көч Уолтер О’Дим озак вакыт дәвамында барлык дөньяларда көрәш алып бара. Көрәш үзәгендә - риваятьтән килгән Караңгы манара, ул дөньяда тынычлык һәм тотрыклылык гаранты булып килә.

Фильмда төп рольләрне игелек ягыннан Идрис Эльба, явыз көчләр ягыннан Мэттью МакКонахи башкара. Кино 2017 елның иң көтелгән фильмнары исемлеге башында тора. Оригиналь китап исә 8 өлештән тора.

Кемгә карарга: триллер һәм дөнья-ара фантастика жанрларын яратучыларга.

Бала урлау (Kidnap)

АКШта гына 40 секунд саен бер баланың югалганын беләсезме? "Бала урлау" фильмының төп мәсьәләсе инде исемдә ук чагыла һәм җәмгыятьтә актуаль булган проблемга игътибар юнәлтергә тырыша.

Холли Берри башкаруында Карла исемле төп герой аның улын алып китүен күрә. Полиция берни эшләмәгән хәлдә, Карла урлаучыларны үзе, уйламыйча, курыкмыйча һәм, хәтта, телефонсыз куа башлый. Һәм үз баласын коткару юлында әни кеше һәрнәрсәгә әзер.

Фильм динамик триллер булса да, ул, беренче чиратта, әни кешенең ихтыяр көче һәм баласына мәхәббәтен сурәтли. Кабул итү авыр булу мөмкинлеге сәбәпле, фильмга R рейтингын биргәннәр. Шулай да, жанр яратучыларына киңәш итеп була.

Кемгә карарга: балалар һәм киднапинг проблемы белән кызыксынучыларга. Триллер, атыш һәм машинада кууларны яратучыларга да туры килер.

Валериан һәм мең планета шәһәре (Valerian and the City of a Thousand Planets)

Тамашачыларга бу ай планетара маҗаралар белән яңа яшүсмер фэнтези фильмы тәкъдим ителә. Бу юлы фильм танылган француз режисеры һәм сценаристы Люк Бессон тарафыннан тәкъдим ителә. Өстәвенә, Бессон фильмының продюсеры һәм төп илһамчысы да әле.

Кино "Валериан һәм Лорелин" исемле француз комикслары нигезендә төшерелгән. 2700 ел тасвирлана. Валериан һәм Лорелин исемле галәм агентлары шөбһәле эшкә тап булалар һәм аны чишүдә зур роль уйнарга тиеш була.

Кемгә карарга: яшәүсмерләргә. Һәрхәлдә, фильмның максат аудиториясе шундый. Гаилә белән дә барып була.

Ике кешелек аккаунт (Un profil pour deux​)

Француз комедияләреннән дә кызыграк жанр бар микән? Август азагында данлыклы Пьер Ришар катнашында мондый жанрда кызыклы фильм чыга. Аны тасвирлау өчен өч сүз җитә: типик француз комедиясе.

75 яшьлек Пьер Ришар бик күңелсез тормыш итә. Туганнары аңа компьютер бүләк итеп, тормышына нинди дә булса ямь кертергә тели. Тиздән ул үзен яшь егет булып күрсәтеп, онлайн-танышуларга керешә. Бу хәлләрнең ничек тәмамлаганын аңлау авыр түгел: үзе урынына танышуга ул яшь туганын җибәрә.

Кемгә карарга: комедияләр яратучыларга. Фильмда җитәрлек юмор һәм француз колориты бар.

Эмодзи (The Emoji Movie)

Җәйнең соңгы ае икән, балалар белән каникул вакытында барып килерлек мультфильмсыз да булмый. Күзәтүне нәкъ андый анимацион фильм белән тәмамлыйбыз. Гомумән, бу айда никтер мультфильм жанрында "Эмодзи"ның лаеклы көндәшләре юк.

Фильм авторлары фикеренчә, һәр смартфон эчендә эмодзи яшәгән матур шәһәр бар. Алар смартфон хуҗасы "смайл" җибәргәндә бик нык шатланалар. Джин исемле бер эмодзи хатасы аркасында исә бөтен шәһәргә куркыныч яный башлый. Ул дуслары белән смартфонны коткару сәфәренә чыга.

Кемгә карарга: балаларга. Гаилә белән барып булган "җиңел" мультфильм. Артык зур мәгънә һәм креатив көтәргә кирәкми, бер карауга җитәрлек кино.

XS
SM
MD
LG