Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокурор Ахтем Чийгозга 8 ел кырыс шартлы төрмә җәзасы бирүне сорый


Ахтем Чийгозны яклап урам чарасы, 2016 ел
Ахтем Чийгозны яклап урам чарасы, 2016 ел

Кырым татарлары Мәҗлесе җитәкчеләренең берсе Ахтем Чийгозга прокурор сигез ел кырыс шартоы төрмә җәзасы бирүне сорый. Бу хакта аннексияләнгән Кырымның Мәскәүдән билгеләнгән Югары мәхкәмәсендә дүшәмбе прокурор Анастасия Супряга белдерде.

"Тикшерү Чийгозның гаепле икәнен тулысынча дәлилләде", ди Супряга. "Крым.Реалии" язуынча, прокурор 2015 елгы мәхкәмә-медицина экспертизасы нәтиҗәләренә һәм шаһитлар, шул исәптән, яшерен шаһитләр күрсәтмәләренә сылтана. Мәхкәмә тикшерүе 1 августта тәмамланды.

Ахтем Чийгоз
Ахтем Чийгоз

Ахтем Чийгозга теләктәшлек белдереп, мәхкәмә утырышына 50ләп кеше килде. Алар арасында Мәҗлес башлыгы урынбасары Ильми Умеров та булган.

Русия хакимиятләре Чийгозны 2014 елның 26 февралендә булган урам җыенында "халыкны тәртипсезлекләргә өндәүдә" гаепли. Ул чакта Кырым Югары радасы каршында Мәҗлес вәкилләре Русиянең Кырымны аннексияләвенә каршы урам җыены уздырган иде. 27 февральгә каршы төндә Русия хәрбиләре Кырым Югары Радасы бинасын һәм башка хакимият биналарын басып алды.

2016 елда "Мемориал" хокук яклау үзәге Ахтем Чийгозны сәяси тоткын дип таныды.

XS
SM
MD
LG