Accessibility links

Авыл хуҗалыгы министрлыгы Русиянең Төркиядән томатлар кертмәячәген белдерә


Александр Ткачев
Александр Ткачев

Русия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев Русия Төркиядән томатлар кертергә җыенмый, дип белдерде.

Ткачев "Россия 24" телеканалына әйтүенчә, хакимиятләр Русиядә помидор һәм кыяр үстерүчеләргә ярдәм итте, дәүләт акчалары түгелде. "Бу кредит акчалары да. Үзебезнең товар җитештерүчеләргә карата бу гаделсез булыр иде. Без моңа әзер түгел, болай эшләмәячәкбез", диде Ткачев.

Министр сүзләренчә, 2014 елдан башлап Русиядә яшелчә җитештерү 30 процентка арткан. Ткачев фикеренчә, илдә җитештерлгән яшелчә белән бөтен базарны "каплау" өчен өч-биш ел кирәк булачак. Элегрәк вице-премьер Аркадий Дворкович Измирда 18 августта узачак икътисади күргәзмәдә Төркия томатларын Русиягә кертү турында сөйләшүләр дәвам ителәчәк, дигән иде.

2015 елның ноябрендә Төркия чиген бозган өчен Русиянең СУ-24 очкычы бәреп төшерелгәч Русия 2016 елның 1 гыйнварыннан Төркиягә карата азык-төлек эмбаргосы игълан итте. Мөнәсәбәтләр яхшыра башласа да, чикләүләрнең күп өлеше гамәлдә кала килде.

Ниһаять, май аенда Русия һәм Төркия президентларны Владимр Путин һәм Рәҗәп Эрдоган сәүдә чикләүләрен гамәлдән чыгару турында килеште.

Июнь башында Русия премьер-министры Дмитрий Медведев Төркиядән кайбер төр азык-төлек кертүгә чикләүләрне бетерү турында карар чыгарды. Документка ярашлы, исемлектә туңдырылган кош түшкәләре, тавык һәм күркә эчәк-бавырлары, кыяр, алма, груша, йөзем (виноград), җир җиләге һәм бакча җиләге бар. Ләкин томат, борыч, бадымҗан, анар, айсберг һәм латук салатын Русиягә кертү әле дә тыелган.

XS
SM
MD
LG