Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан һава аланына ашыгыч рәвештә Бөгелмә-Мәскәү рейсы очкычы төшеп утырды


CRJ-200 очкычы
CRJ-200 очкычы

Казан һава аланына ашыгыч рәвештә СRJ-200 юлчылык очкычы төшеп утырган. Бу хакта Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе матбугат хезмәте беледрә.

Очкычта төзексезлекләр ачыкланган һәм ул иртәнге сәгать 7:51дә төшеп утырырга мәҗбүр булган, диелә хәбәрдә. Бөгелмә-Мәскәү рейсы очкычында 42 юлчы һәм 3 экипаж әгъзасы булган. Берәү дә зыян күрмәгән. Очкыч Бөгелмә һава аланыннан очып китеп, Мәскәүнең Домодедово һава аланына юнәлгән булган.

XS
SM
MD
LG