Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: үз эшләре һәм хезмәт хакларыннан канәгать укытучылар саны ике тапкыр кимегән


Үз эшләреннән канәгать булган урта мәктәп укытучылары саны бер ел эчендә 42дән 22 процентка кадәр кимегән. Моңа кадәр берничә ел рәттән андыйлар саны, киресенчә, арткан булган, дип күрсәтә "Левада үзәге" сораштырулары.

Хезмәт хакларыннан канәгать булмаучылар саны 28дән 34 процентка кадәр арткан.

Респондентларның 22 процентының хезмәт хаклары соңгы ике елда кимегән. Сораштыруда катнашкан укытучыларның яртысы төп эшләрендә 20 мең сумнан да әзрәк хезмәт хакы алулары турында әйткән.

Русия статистикасы мәгълүматынча, 2016 елда укытучыларның уртача хезмәт хакы 33 мең сумнан артып киткән. Белгечләр билгеләвенчә, сораштыру барышында укытучылар кулларына алган сумманы әйткән, ә Росстат документта күчерелгән хезмәт хакын исәпкә ала.

Урта мәктәп укытучыларының хезмәт хакларын арттыру Владимир Путин тарафыннан 2012 елда имзаланган "май фәрманнарына" кергән иде. Анда 2018 елга мөгаллимнәр төбәктәге уртача хезмәт хакыннан ким алмаска тиеш диелде.

Бер ел элек Русия премьер-министры Дмитрий Медведев укытучыларның хезмәт хакы турындагы сорауга җавап биреп, акча эшләргә теләүчеләр бизнес белән шөгыльләнсен, дигән иде. Педаголарның түбән хезмәт хакларын Медведев "укытучы - ул күңел чакыруы" дип аңлатты.

XS
SM
MD
LG