Accessibility links

пәнҗешәмбе, 23 ноябрь 2017, Казан вакыты 03:11

Мөслимдә укытучылар мәгариф киңәшмәсен агач юып каршылады


Татарстанның Мөслим районында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе алдыннан укытучылардан агач кәүсәләрен юдыртканнар. Район түрәләре бу эшкә берәү дә мәҗбүр ителмәде дип белдерә.

Татарстанның Мөслим районында республика мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика күләмендә август киңәшмәсе уза. Конференция дүшәмбе башланды, 9 августта пленар утырышта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов та катнаша.

Әлеге киңәшмә алдыннан интернетта Мөслимдәге татар гимназиясе укытучыларының агач кәүсәләрен юып йөрүе төшерелгән видео таралды. Укытучыларга басым бара дигән хәбәрләр дә булды, әмма аларны эштән алганнар дигән сүзләр әлегә расланмады.

Гимназия мөдире Азат Мирзаянов Азатлыкка киңәшмә алдыннан тирә-якны тәртипкә китерү эшләре булды, гимназия төзекләндерелде, дип әйтте. Зур тизлектә таралган видеоны төшерүчегә дә, видеога эләккән укытучыларга да басым юк диде ул. "Берсе дә эштән алынмады, алар хезмәтләрен дәвам итә", дип белдерде Мирзаянов.

Мөслим районы мәгариф бүлеге башлыгы Ләйлә Харрасова KazanFirst басмасына укытучыларның берсе дә эшкә мәҗбүриләп чыгарылмады дип белдергән.

Шәһәребезгә кунаклар килә икән, кешеләргә аны тәртипкә китерергә кирәк

"Беркем дә берсен дә мәҗбүри эшләтмәде. Шәһәребезгә кунаклар килә икән, кешеләргә аны тәртипкә китерергә кирәк. Шәһәр республика киңәшмәсенә әзерлек алып барды. Безнең укытучыларның барысы да эшкә 1 августта чыкты", дигән Харрасова.

Түрәләрне зурлап каршы алу, чамадан артык тырышу очрагы 2012 елның мартында Кукмарага Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов килгәндә дә булган иде. 30 дәрәҗә салкында хатын-кызлар пычрак тимер коймаларны юды. Басудан чиста кар ташып, Миңнеханов үтәсе юл буендагы пычрак кар өстенә сибеп йөргәннәрен Twitter-га Кукмарадан Илдар Галиуллин язган иде.

Кукмара кешеләре шулай ук, президент боралагы төшәчәк мәйдандагы карны эттереп, анда да ап-ак кар сибеп йөрүләрен сөйләгән иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG