Accessibility links

сишәмбе, 26 сентябрь 2017, Казан вакыты 12:01

Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов патша Николай II турында блокбастер төшерергә тәкъдим итә


Әлбир Крганов

Русия мөселманнарының диния мәҗлесе башлыгы һәм Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов патша Николай II тормышы турында блокбастер төшерергә тәкъдим итә.

Режиссер Алексей Учительнең "Матильда" фильмына фикерен белдереп, Крганов "тагын да матуррак, аһ итәрлек" альтернатив кино төшерергә кирәк, дип саный.

"Дөрес фильмнар төшерә белүе режиссерга Николай патшаның тормышы, шул исәптән, әхлакый тормышы, турында чынлап та кызыклы фильм төшерергә кирәктер", дигән Мәскәү мөфтие Интрефакска.

Шулай ук ул Чечня башлыгы Рамзан Кадыровның "Матильда" фильмын республикада күрсәтмәү үтенеченә дә теләктәшлек белдерә.

"Бу дөрес, чөнки фильм тирәсендә бәхәсләр күп - кемдер хуплый, кемдер, киресенчә, дәүләт башлыгы - императорның абруен төшерә дип саный. Тулаем алганда, илдә әлеге картинага карата төрле мөнәсәбәт барлыкка килде", ди Крганов.

Дөньяви дәүләттә яшәүне таныса да, мөфти "дин тотучыларның хисләрен кимсетүче һәм җәмгыятьтә киеренкелек уятучы фильмнар бик үк кирәк түгел", дип саный.

"Матильда" фильмында яшь Николай IIнең балерина Матильда Кшесинская белән мөнәсәбәтләре күрсәтелә. Экраннарга чыкканчы ук картина тәнкыйтьткә тотылды. Дәүләт Думасы депутаты Наталья Поклонская, фильм дин тотучыларның хисләрен кимсетә дип, баш прокуратурага тикшерү сорап мөрәҗәгать итте.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG