Accessibility links

Кайнар хәбәр

Латвиядә мәктәп укучыларына урыс телендә имтихан бирү мөмкинлеге бетереләчәк


Латвия флагы
Латвия флагы

Киләсе уку елыннан Латвия мәктәпләрендә 9нчы һәм 12нче сыйныфны тәмамлаучылар имтиханны бары тик латыш телендә генә бирә алачак. Бу хакта Латвия мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

9нчы сыйныф укучылары өчен үзгәрешләр ике еллык күчеш чорыннан соң кертеләчәк, дип фаразлана. Әлегә урыслар укыган мәктәпләрдә имтихан бирү өчен урыс яки латыш телен сайларга мөмкин.

Министрлык мәгълүматына караганда, узган елларда чыгарылыш укучылары күбрәк латыш телен сайлаган, шуңа күрә аны имтихан бирү теле итеп калдырырга җыеналар.

Латвиянең Вентспилс шәһәре мэры Айварс Лембергс әлеге реформаны тәнкыйть итте, дип яза Delfi.

"Яңа кагыйдәләрне яшәү районына һәм мәктәбенә карап кына кертергә кирәк. Даугавпилс һәм Резекне шәһәреләрендә вазгыять Валмиер белән чагыштырганда үзгә булачак", ди Лембергс. Моннан тыш, әлеге үзгәрешләр милли иминлеккә дә йогынты ясарга мөмкин, дип саный мэр. Аның фикеренчә, бала тел белмәү аркасында имтихан бирә алмаса, канәгатьсезлек туарга мөмкин, ә Латвиягә бүген этник тынычлык урнаштыру мөһимрәк.

Русиядә исә Бердәм дәүләт имтиханын бары тик урыс телендә генә бирү мөкинлеге каралган. Милли республикаларда яшәүчеләр үз ана телендә имтихан бирү хокукыннан инде күптән мәхрүм.

Дәүләт Думасында Татарстанны вәкиллек итүче депутат Илдар Гыйлметдинов сайлау алдыннан БДИны татарча да тапшыру мөмкинлеге хакында Думага канун өлгесе әзерләнә дигән иде. Ләкин соңрак ул БДИны татарча бирер өчен мәгариф системы әзер түгел, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG