Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшьләрнең себертатарча интернет-радиосы янә эшләп китте


Себертатарча радио тапшырулар алып барган Рүзил Бикинәев хәрби хезмәттә булу сәбәпле әлеге шөгылен туктатырга мәҗбүр булган иде. Ул себертатарча тапшыруларны янә торгызды.

Интернетта яшьләр өчен юморлы "Татар Радио Тёмэн FM" радиосы елдан артык тәнәфестән соң яңадан эшен башлап җибәрде. Бу хакта Азатлыкка радионы оештырган һәм алып баручы Рүзил Бикинәев хәбәр итте.

"Бер ел армиядә булып кайткан идем, хәзер исә радио проектын торгызабыз, алга таба дәвам итәбез. Яңа чыгарылыш шактый озын килеп чыкты, аны юмористик аудиофильм форматында ясдык", диде Бикинәев.

Күпчелек вакыйгалар, хикәяләр чын тормыштан алынган, алар Төмән өлкәсенең төрле авылларыннан чын кешеләрен чагылдыра. Бикинәев сүзләренчә, алдагы чыгарылышлар себертатар колориты, кызыклы хикәяләр һәм авыл юморы белән тулы "Типик себер татары" сериясе кысаларында чыгачак. "Һәрвакыт ниндидер яңа, гадәти булмаган, кызыклы элементларны кертергә тырышам, проектта яңалыклар күп булачак", диде Рүзил.

Error rendering VK.

Интернет кулланучылары радионың торгызылу хәбәрен хуплап кабул итте. "Себер Татар Радио Тёмэн FM-ны йаңатан эшлеп китеүе пелән ҡотлайбыс", "Кайтуыгыз белән, Татар Радио Тёмэн! Көттек-көттек, ниһаять!" дип яза радио тыңлаучылары Вконтакте төркемендә.

Узган ел Азатлык "Татар Радио Тёмэн FM" турында язган иде. Аны себертатарча авыл юморы, сүзләр уенын кулланып Рүзил Бикинәев үзе алып бара.

Рүзил Бикинәев
Рүзил Бикинәев

"Максатым – кешеләрдә уңай хисләр, күтәренке күңелне тудыру. Мин яшьләр чынбарлыкта үзара аралашкан телдә сөйләшәм, бу телнең хәзерге халәтен күрсәтә, рус сүзләрен күп куллану да сизелә. Бу яшьләрдә туган тел сафлыгын саклау теләген уятыр, дип өметләнәм", дип сөйләгән иде ул Азатлыкка.

XS
SM
MD
LG