Accessibility links

җомга, 20 октябрь 2017, Казан вакыты 04:43

Лаеш районы Ташкирмән авылы халкы җыенда авыл янына тәре кую мәсьәләсендә уртак фикергә килмәде. Канунсыз куелган тәре 2016 елның июлендә аударылган иде.

11 август Лаеш районы Ташкирмән халкы җыенда авыл янында тәре кую мәсьәләсендә уртак фикергә килә алмады. Җыен авылның мәдәният йортында үтте. Анда 50ләп кеше катнашты.

Чыгыш ясаучылар арасында тәре кую кирәк дип тә, кирәкми дип белдерүчеләр дә булды. Раиса Кисилева җыенда авыл халкы исеменнән хат белән чыкты.

"60 кеше каршы. Без юл чатында 6 метр биеклектәге кап-кара төстә тәре куелуга каршы. Аны беренче тапкыр куйганда халык аптырашта калды. Ул вакытта тәрене халык белән киңәшмичә, төнлә, кача-поса куйдылар. Аллага табыныр өчен безнең бик матур чиркәвебез бар. Элек-электән безнең авыл тирәсендә мондый күренеш күзәтелмәгән. Хәзер бер белмәгән чит кешеләр килде дә, үзләре теләгәнне башкара. Әмма авыл халкы, ни телисәң шулай итә торган сарык көтүе түгел.

Без хәзерге атакай эшеннән дә канәгать түгел. Атнага бер авылга кайтып, чиркәүне 15 минутка ачып, кыңгырау чыңгылдатып китү - аның бөтен эше. Асылда ул халыкта христиан динен таратырга тиеш", диде Кисилева.

Ташкирмәндәге чиркәү
Ташкирмәндәге чиркәү

"Тәрене кая кую мәсьәләсе дә ачык кала. Авылга кергән җирдәме, әллә чиркәү янындамы - бу ягы да хәл ителмәгән", диде Азатлыкка Ташкирмәннең мәдәният хезмәткәре Валентина Казанцева.

Тавыш бирү 17 августка кичектерелде​. Җыенны авыл җирлеге башлыгы Виктор Кармачев алып барды.

Ташкирмән авылы попы Виталий чыгыш ясап: "Тәре кую яклы авыл халкын Петр Кузнецов басымыннан якларга кирәк. Владыка Петр Кузнецовны, былтыргы гамәлләреннән соң, мондый хәл башка кабатланмас дип гафу итте. Әмма ул халыкны тәре куюга каршы өндәвен дәвам итә", диде.

Ташкирмәндә тәре 2016 елның 12 июль төнендә куела һәм бер тәүлектән соң аны эшмәкәр Кузнецов аудара. Азатлык радиосына Кузнецов бүгенге хәлләрдән соң авылга карата гайрәте чигүен әйтте.

"1998 елда үз коллективым белән мин авылда чиркәүне салып чыктым. Ул вакытта без аны бәйрәм ясап тантаналы рәвештә ачтык, болай качып-посып төнлә эшләнә торган эшләр булмады. Чиркәүгә атакайлар килә дә китә ул. Үзем генә бишне куып җибәрдем инде, кайсы эчә, кайсы төрмәдә утырып чыккан иде. Үзем Аллага ышанам, әмма чиркәүгә йөрмәячәкмен. Былтыр тәрене аудардым. Җинаять эше кузгаткан булдылар. Әмма аны начар куйганнар иде, мин аудармасам, берәр баланың өстенә төшәр иде ул. Әмма ул кануни нигездә урнаштырылмады, шуңа җинаять эшен яптылар.

Тәре куеп кына халыкны дингә җәлеп итеп булмый

Мин бу авылда суын, газын, юлын, мәктәбен, медпунктын, клубын төзеттем, ә мине тәре аударганда гына искә алалар. Гайрәтем кайтты бу авылдан. Хәзер миңа барыбер, тәрене берне түгел бишне куйсалар да сүзем юк. Тәре кую начар гамәл түгел, әмма аны кешечә эшләргә кирәк.

Бу атакайдан булмый. Миңа әйтә, "мин монда спецназ чакыртам, видеокамералар урнаштырам, барыбер тәрене куябыз" ди. Бу гамәл алай тугел, ә матур итеп сөйләшеп эшләнергә тиеш иде. Тәре кую күңелгә хуш килми. Менә дигән чиркәү бар. Анысына да йөрүче юк әле. Тәре куеп кына халыкны дингә җәлеп итеп булмый. Тәре урнаштыру җире дә икеле. Ул шәхси кеше җире. Аннан рөхсәт бар, әмма ул җирләр авыл хуҗалыгы җирләренә карый, анда корылмалар ясарга тыелган. Әмма бу мәсьәлә җиңел хәл ителә инде хәзер", ди Петр Кузнецов.

Ташкирмәндә канунсыз куелып аударылган тәре
Ташкирмәндә канунсыз куелып аударылган тәре

Тәре аударылгач Азатлыкка Лаеш районы башкарма комитеты сүзчесе Рәсим Хаҗиев: "Тәре кую өчен Татарстан митрополиясеннән дә, райондагы дини оешмадан да бернинди рөхсәт алынмаган. Тәре кую башында авыл побы Виталий Беляев йөргән, әмма беркайдан да рөхсәт алмаган. Әлеге хәл башбаштаклык буларак бәяләнә. Алар халыктан имзалар җыйдык дип әйтәләр. Мондый очракларда, алай эшләнергә тиеш түгел, ә халык җыены узарга тиеш. Тәре кую өчен җирле үзидарә шурасыннан да бернинди рөхсәт алынмаган. Авыл хакимияте тәре куюны белми дә калган", дигән иде.

* * * *

Тарихчылар язуынча, Ташкирмән Болгар һәм Алтын Урда чорларыннан ук билгеле авыл. Археологлар авыл янында борынгы мөселман зираты таба. Алар да бу каберлек Болгар һәм Алтын Урда чорына караган дип белдерә.

XIX гасырда тарихчы Илиодор Износков Ташкирмән авылын тасвирлап, "авыл эчендә казыган вакытта монда яшәүчеләр гарәп язулы тәңкәләр табалар" дип яза. 1882 елда авылның көньяк-көнбатышында чүлмәк эчендә XIII-XIV гасырга караган 72 көмеш тәңкә табыла.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG