Accessibility links

Кайнар хәбәр

Америка очкычын бәреп төшерергә җыенган татарстанлыга Төркиядә 6 ел төрмә җәзасы бирелде


Ренат Бакиев (sabah.com.tr фотосы)
Ренат Бакиев (sabah.com.tr фотосы)

Татарстанлы Ренат Бакиевны җомга Төркия мәхкәмәсе алты ел да өч ай төрмә җәзасына хөкем итте. Ул дрон (пилотсыз очкыч) ярдәмендә Америка хәрби очкычын бәреп төшерергә планлаштыруда гаепләнә.

23 яшьлек Ренат Бакиевның сак астына алынуы турына пәнҗешәмбе билгеле булды. Төркия махсус хезмәтләре аны "Ислам дәүләте" сугышчан төркемендә катнашуда гаепләде һәм пилотсыз очкыч ярдәмендә Инҗирлик һава базасында АКШ хәрби очкычын бәреп төшерергә җыенуы турында белдерде. Бакиевны Төркиянең көньягында урнашкан Адана вилаятендә тоткарлаганнар.

Шулай ук махсус хезмәтләр мәгълүматына караганда, Бакиев Аданада әләвиләргә (әлеге җирлектә яшәүче халык) һәм Инҗирликтә хезмәт итүче америка хәрбиләренә каршы берничә террор һөҗүме дә оештырырга планлаштырган. Төркиягә ул Сүриядән килгән, диелә.

Русиянең Әнкарадагы консуллыгы матбугат сүзчесе Ирина Касыймова "Бакиев турындагы мәгълүмат тикшерелә", дигән иде. Консуллыкта башка төрле мәгълүмат бирелмәде.

Кайбер матбугат чаралары язуынча, Ренат Бакиев Әлмәт районында туган, күпмедер вакыт Казан федераль университетында укыган.

XS
SM
MD
LG