Accessibility links

җомга, 22 сентябрь 2017, Казан вакыты 04:08

Һөҗүм итүчеләр атып үтерелгән. Буркина-Фасо хакимияте бу хөҗүмне "Ислам дәүләте" террор төркемнәре оештырган булырга мөмкин дип белдерә..

Буркина-Фасо башкаласы Уагадугуда дүшәмбегә каршы төн төрек ресторанына кораллы һөҗүм нәтиҗәсендә кимендә 17 кеше һәлак булды. Бу ресторанга чит ил кешеләре яратып йөргән дип белдерелә. Ил хакимиятләре һәлак булучылар арасында берничә чит ил ватандашы, шул исәптән бер француз да бар дип әйтә. Reuters хәбәр итүенчә, сигез кеше яраланган.

Өч кораллы кеше машинада ресторан янына килгән һәм урамдагы өстәлләрдә ашап утырганнарга ут ачкан. Полиция хезмәткәрләре һәм хәрбиләр килеп җитеп, ике як бәрелешендә һөҗүм итүчеләр атып үтерелгән.

Буркина-Фасо хакимияте бу хөҗүмне "Ислам дәүләте" террор төркемнәре оештырган булырга мөмкин дип шикләнә.

2016 елның гыйнварында Уагадугуда шушы ук урамдагы башка кафе һәм ресторанда 170 кеше тотык итеп алынган иде. 30 кеше һәлак булды. Һөҗүмне "Әл-Каидә" үз өстенә алды.

XS
SM
MD
LG