Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстанда бәйсез газет мөхәррире Русия кеше хокуклары шурасы башлыгына мөрәҗәгать итте


12 июнь Махачкалада коррупциягә каршы митинг (архив фотосы)
12 июнь Махачкалада коррупциягә каршы митинг (архив фотосы)

Дагыстанда бәйсез "Черновик" газеты баш мөхәррире Маирбек Агаев кеше хокуклары шурасы башлыгы Михаил Федотовка журналистларга һөҗүмдә гаеплеләрне җавапка тарту үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Дагыстанда бәйсез "Черновик" газеты баш мөхәррире Маирбек Агаев Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы башлыгы Михаил Федотовка әлеге басма журналистларына һөҗүмне контрольгә алу һәм гаеплеләрне җавапка тарту үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Агаев Русия баш прокуроры Юрий Чайкадан һөҗүм итүчеләргә җинаять эше ачуны да таләп итә. Бу хакта "Новая газета" яза. Басма мәгълүматларына күрә, 12 июнь Махачкалада коррупциягә каршы митинг вакытында өч ир кеше "Черновик" журналистлары Саида Вагабова һәм Баирят Идрисовага һөҗүм итә. Телефоннарын тартып алалар һәм яныйлар. "Кавказский узел" журналисты Патимат Мәхмүтованың камерасын ваталар.

Әлеге хәлдән соң журналистлар полициягә җинаять эше ачу үтенече белән мөрәҗәгать итә, әмма аларга баш тарталар. Һөҗүм итүчеләргә кечкенә штраф кына салына.

"Черновик" мәгълүматларына күрә, һөҗүм итүчеләрнең берсе – Кәрим Кусумов булган, ул 2010 елда дагыстанлы журналист Яхья Яхьевны үтерүдә шикләнелә. Яхьевның хезмәттәшләре һөнәри эшчәнлек өчен аңа һөҗүм иттеләр дип белдерә.

XS
SM
MD
LG