15 август – рок легенда Виктор Цойның үлгән көне. Быел аның 55 яшьлеге дә билгеләнә. Еллар узса да, аның җырлары актуальлеген югалтмый.
Кысулар-тыюлар күпкә кимрәк, ирек бар, әмма бу тыштан караганда гына шулай
Русиядә ниндидер күтәрелеш сизелә, бу 30 ел элек булган җәмгыятьнең халәтенә охшаш. Ул вакытта да торгынлык чорыннан соң халык тормышны үзгәртергә кирәклеген сизгән. Хәзер вазгыять башкачарак – кысулар-тыюлар күпкә кимрәк, ирек бар, әмма бу тыштан караганда гына шулай. Чынлыкта Русия халкының торышы үзгәрмәде, кешеләр никадәр тышкы шартларга бәйле булып куркып яшәсә, һаман да шулай гомер кичерә. Кешеләрнең күпчелеге үзен эчке яктан ирекле итеп сизми. Цой “Үзгәрешләр телим” дип җырлаганда нәкъ шул турыда әйтә дә. Ул бер әңгәмәсендә мондыйрак фикер белдерә: “Мин кешеләрнең тышкы шартлардан мөмкин кадәр иреклерәк булуларын теләр идем, башкаларга яраклашырга тырышасы урында кеше үз-үзе булып калсын”.
“Перемен” җыры чынлыкта әле үзгәртеп корулар башланганчы ук язылган һәм ул – кешенең эчке иреккә омтылышы. Илдә сәяси үзгәрешләр башлангач халык бу җырны үзенчә аңлап, байрак итеп күтәреп ала. Халык үз тормышын сәяси үзгәрешләр аша үзгәртермен дип ышанды. Цойны алар дөрес аңламады дип саныйм. Кемнәндер үзгәреш сорарга түгел, иң элек үзе куркып яшәүдән туктарга тиеш иде халык. Куркып яшәгәндә аның тормышы үзгәрешсез калачак. Цой үлмәгән булса, бәлки ул әйтергә теләгәнен аңлатып бетерә алган булыр иде. Әмма гомере өзелеп, ул башлаган эш, миссиясе дип әйтер идем, өзелеп калды. Тик җырлары бар. Халык аны онытмый, ул һаман да маяк. Аларда кеше тормышының һәр четрекле вакытларын да аңлата алырлык акыл тупланган дип саныйм. Цой башлаган эш әле тәмамланмады.
Цой башланган эш әле тәмамланмады
“Перемен” җырын 2011 елда Болотнаяга оппозиция митингына чыккан кешеләр бергәләп җырлады, Беларуста флешмоб оештырдылар – урамда машиналар бер вакытта шул җырны кабызды. Шуннан соң дәүләт бу җырны радиодан уйнатуны тыйды. Быел Казанда 12 июньдә узган митингта да бер егет микрофон алдына чыгып, “Перемен” җырын телефоныннан кушты. Уфада митингта Цойның “Группа крови” җыры фон булып уйнады. Бу җырларның актуальлеге бар, әмма бу җырлар ниндидер инкыйлабка, күтәрелешләргә чакырган лозунглар булганга түгел.
Халыкның илдәге хәлне үзгәртергә теләгән бер өлеше хакимият тәкъдим иткән ватанпәрвәрлек идеологиясенә, дәүләт хакимнәренә ышанмый, ә алга барыр өчен ниндидер башка маяклар кирәк. Халык элеккеге кумирларын, үзенә ирек хисе алып килгән, аңлаткан шәхесне – Виктор Цойны искә төшерә. Аннары, Болотнаядан соң булган бүгенге көн митингларында Цой җырлары бик сирәк яңгырый, митингта катнашучылар яшьрәк була барган саен, Цой онытыла төшә.
Урыслашкан татарлар Цой музыкасы тәэсирендә формалашты
Цой татарларның да шул вакытларда формалашкан бер буынына тәэсир иткәндер дип саныйм. Мин үзем аны 1988-1989 елларда авылда тыңлый башлаган идем. Ул һәлак булгач, өлкән сыйныф укучыларының күпчелеге аны тыңлый башлады, бу популярлык алга таба үскәннән-үсә баргандыр. Ләкин бу җырчы татарларга гына аерым бер тәэсир ясаган дип әйтеп булмас. Татарча белә торган һәм татар музыкасын тыңлый торган татарларга бөтенләй тәэсире юктыр дияргә була, ә урыслашкан татарлар Русиядәге башка халык белән бер дәрәҗәдә Цой музыкасы тәэсирендә формалашкандыр.
Алия Сабирова
журналист, Казан
"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра