Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сарански җәмигъ мәчетендә тентү узды


Җәмигъ мәчете
Җәмигъ мәчете

Куәт оешмалары Ләмберә мәчете имамы, Җәмигъ мәчетендә хисапчы булып торган Руслан Максимов компьютерын алганнар, китапларны тикшергәннәр.

Бүген Саранскиның Җәмигъ мәчетендә тентү узган. Бу хакта хәбәрләр социаль челтәрләрдә таралды.

Өйлә намазы вакытында ун-унбишләп коралланган кеше башта беренче катта китапларны тикшергәннәр. Аннары икенче катка менеп Ләмберәнең "Иман" җәмгыяте рәисе Руслан Максимов компьютерын караганнар. Әлеге Максимов мәчеттә хисапчы да булып тора икән.

Мәчеткә йөрүче Шамил Рамаев Азатлыкка әйтүенчә, тикшерүнең сәбәбе нәкъ шул Максимов булган.

Билгеле булганча, узган елны Мордовиянең Ләмберә районының “Иман” мөселман җәмгыяте рәисе Руслан Максимов 50 мең сум штрафка тартылды. Ул 5 июльдә Ураза бәйрәме көнне мәчетне ачмауда гаепләнде.

Русиянең күп кенә төбәкләрендә ураза гаетенең көне алдан ук билгеләнә, кайбер мөселманнар исә, моңа игътибар итмичә, Рамазан аеның соңгы көннәрендә яңа ай чыгуын көтә. Ләмберәнең “Иман” җәмгыяте яңа ай булмагач бәйрәмне 6 июльдә уздырырга карар кыла.

Шуңа да карамастан, бер төркем мөселманнар гаетне 5 июльдә уздыру өчен бәйрәм намазына килә һәм мәчет ишеге бикле булуын күргәч, зур гауга куптара. Нәтиҗәдә полиция җитәкчесе килеп, мәчетне ачарга боера.

Әлеге хәлләрдән соң мәчет имамы Руслан Максимовка басымнар башлана.

"Башта алар намаз укырга килүчеләрдән паспортларын да сораган иде. Аннары инде сорамый башладылар. Мөфтинең дә сейфын карадылар. Тентү уздыруга барлык кирәкле кәгазьләре бар иде", диде Рамаев.

XS
SM
MD
LG