Accessibility links

Кайнар хәбәр

Комиссия төрмә җәзасы бирелгән 87 яшьлек Мисбах Сәхәбетдиновны ярлыкауга тәкъдим итә


Мисбах Сәхәбетдинов
Мисбах Сәхәбетдинов

Ярлыкау комиссиясе Сәхәбетдиновның өлкән яшьтә булуын, сәламәтлеге какшауны, сугыш һәм тыл ветеранының зыян күргән якка матди ярдәм бирүен дә исәпкә алган.

Комиссия 87 яшьлек Мисбах Сәхәбетдиновны ярлыкау тәкъдиме белән чыга. Бу хакта Федераль җәза үтәтү хезмәтенең Татарстан бүлеге хәбәр итә. Сәхәбетдиновның алдагы язмышын Татарстан һәм Русия президенты карарлары хәл итәчәк.

Ярлыкау комиссиясе Сәхәбетдиновның өлкән яшьтә булуын, сәламәтлеге какшауны, сугыш һәм тыл ветеранының зыян күргән якка матди ярдәм бирүен дә исәпкә алган. Әлеге комиссия башта тәкъдимне Татарстан президентына, ул исә Русия президентына җибәрәчәк.

17 июнь Татарстан югары мәхкәмәсе Чаллы мәхкәмәсенең табиб Андрей Железновны үтерүдә гаепләнгән Мисбах Сәхәбетдиновны 6 ел 3 айга кырыс шартлардагы төрмәгә ябу карарын үз көчендә калдырды.

2015 елның 11 декабрендә Тукай районында яшәүче Мисбах Сәхәбетдинов хастаханә ишеге төбендә үзе ясаган коралдан табиб Андрей Железновка ата. 2010 елның җәендә Сәхәбетдинов бармагын авырттыргач Чаллының ЗЯБ бистәсендәге 4нче санлы хастаханәгә килә. Табиб бүлмәсендә Железнов аннан түбәтәен салуны таләп итә. Пенсионер баш тартканга табиб ярдәм күрсәтми.

XS
SM
MD
LG