Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада умартачыларның бөтенрусия бәйгесе үтте


Уфада умартачыларның бөтенрусия бәйгесе үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:33 0:00

Уфада умартачыларның I бөтенрусия конкурсы үтте. Бәйгедә катнашучылар "иң яхшы умартачы" һәм башка номинацияләрдә осталыгын күрсәтте.

Илдә 2012 елдан биш һөнәр буенча моңа кадәр иң осталарны сайлау бәйгеләре оештырылып килгән. Ә менә быел умартачылар арасыннан да иң-иңнәрне ачыклый башлау турында карар ителгән. Русиянең 19 төбәгеннән килгән үз тәҗрибәләрен күрсәтеп җиңүгә дәгъва итүчеләр.

Алар арасында Татарстан данын Арча районы Түбән Аты авылының оста умартачысы Ядкәр Мөхәммәдиев яклый. Ул өченче буындагы умартачы икән. Бүгенге көндә йөз баштан артык умарта күче тота һәм ел саен мул уңыш ала. Быел яз һәм җәй башы көйсез килгәч бал аз булыр дип уйласа да, соңгы атналардагы матур һава торышы хәлләрне үзгәрткән. Аллаһ боерса тагын да балны аерту мөмкинлеге була, ди ул. Ядкәр әфәнде моңа кадәр республика бәйгеләрендә дә катнашкан, Русиякүләм конкурста исә “Алтын көз” фестивалендә алтын медаль алуга ирешкән. Бүгенге көндә Ядкәр әфәнде Арча районы умартачылары берлеген дә җитәкли икән.

Бәйге барышы
Бәйге барышы

Русиякүләм беренче төп бәйгедән тыш бүген башка юнәлешләрдә дә ярышмалар оештырылды. Алар арасында “Иң яхшы яшь умартачы”, “Иң яхшы хатын-кыз умартачы”, “Иң яхшы чолыкчы” һәм “Иң үрнәкле умартачылар династиясе” номинацияләре бар. Гадәти умарталар тирәсендә барган бәйге ике өлешкә бүленгән. Башта конкурсантлар теоретик белемнәрен расласа, икенче этапта гамәли күнекмәләре белән сынау тота. Чолыкчылар исә юан бүрәнәләрне чокып кыргый кортлар өчен оялар ясыйлар.

Чолыкчылар сынау тота
Чолыкчылар сынау тота

Конкурс чикләрендә киң колачлы бал ярминкәсе дә оештырылды. Нинди генә төр баллар юк анда: юкә чәчәгенеке, юкә белән төрле чәчкәләр катнашмасы, карабодай, көнбагыш һәм башка бихисап чәчкәләрдән җыелганнары. Бал кортларын үрчетеп төрле баллы ризык нигъмәтләр һәм сихәтләндерү үзлегенә ия эчемлекләр һәм кабымлыклар, шифалы бизәнү әйберләре, кремнар, мазьлар – болар барысы да күпьеллык тәҗрибәсе булган умартачыларның тырышлыгы нәтиҗәсе.

Кушнаренко районының Карача-Елга авылыннан Резедә Шәрәфетдинова умартачылык белән кечкенәдән үк шөгыльләнә икән.

Резедә Шәрәфетдинова кызы Алсу белән
Резедә Шәрәфетдинова кызы Алсу белән

Хәзер бу һөнәр белән Уфада медицина университетында белем алучы кызы Алсу да җитди кызыксына. Әнисенә бүген дә ярминкәдә ярдәм итә ул. Резедә ханым фикеренчә, умартачылык шөгыле тырышлар һәм түземлеләрне ярата. Быелгы елда уңыш азрак булса да зарланмый. Ел елга туры килми, төрлечә була, иң мөһиме сыйфатлы бал җитештерү ди ул. Алынган балны эшкәртү һәм аны сәүдәгә чыгару өчен дәүләт ягыннан ярдәм дә күбрәк булсын иде ди оста умартачы. Шул ук вакытта төрле яклардан китерелгән ялган бал сату белән мавыгучыларга ныклы күзәтү кирәклеген әйтә.

2021 елда Башкортстан “Апимондия” умартачылар ассоциациясе халыкара федерациясенең чираттагы конгрессын Уфада үткәрү өчен дәгъва кыла. Бу федерациянең президенты Филипп Маккейб та Уфадагы чараларда катнаша. Конкурс барышын һәм ярминкәне Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов та карады.

XS
SM
MD
LG