Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты Мәскәүдә яңа татар мәдәни үзәге булачак корылманы карады


Рөстәм Миңнеханов (у) һәм Марат Хөснуллин(у)
Рөстәм Миңнеханов (у) һәм Марат Хөснуллин(у)

Мәскәү татар мәдәни үзәгендә татар теле курслары, төрле түгәрәкләр эшләячәк.Бүген аның концепциясе турында сөйләштеләр.

Бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү мэры урынбасары Марат Хөснуллин белән Русия башкаласында урнашачак яңа татар мәдәни үзәген карады. Миңнеханов һәм аны озата йөрүчеләр корылманы төзекләндерү, аны куллану концепциясе турында сөйләште. Яңа татар мәдәни үзәге районның төрле милләт халкын һәм балаларын җәлеп итәчәк. Үзәктә иҗади коллективлар, тел өйрәнү курслары һәм башкалар урнашачак дип көтелә.

Татарстан президенты матбугат үзәге хәбәр итүенчә, татар мәдәни үзәге өчен бина ("Энтузиаст" кинотеатры, 1977 елда төзелгән) ун елга түләүсез файдалануга биреләчәк. Хәзерге вакытка Русия башкаласының татар җәмәгатьчелеге чараларын Әсәдуллаев йортында уздыра.

XS
SM
MD
LG