Accessibility links

Имам-хатыйб һәм Ислам дине нигезләре укытучылары "Мөхәммәдия"не тәмамлап диплом алды


77 шәкерткә дипломны Татарстан мөфтие һәм "Мөхәммәдия" ректоры Камил Сәмигуллин тапшырды. Ул аларны укуларын дәвам итәргә чакырды.

Быел “Мөхәммәдия” Казан югары мөселман мәдрәсәсенең кичке бүлеген 77 шәкерттәмамлады. Бүген Татарстан мөфтие, “Мөхәммәдия” җитәкчесе Камил хәзрәт Сәмигуллин аларга диплом тапшырды. Мәдрәсәне тәмамлаучыларга "имам-хатыйб" һәм "ислам дине нигезләре мөгаллиме" дигән шәһадәтнамәләр бирелде.

"Дүрт ел дәвамында дини белем үзләштердегез, ләкин сез олы юлның башында гына. Киләчәктә мәдрәсәдә алган белемнәрегезне тагы да тирәнәйтергә кирәк булачак...", - диде Сәмигуллин.

Моннан бер ел элек “Мөхәммәдия”дә озак еллар дәвамында ректор булып эшләгән Наил Яруллин вазифасыннан азат ителде, аның урынына Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин куелды.

"Мөхәммәдия" инкыйлабка кадәр Галимҗан Баруди исеме белән бәйле. Җәдиди мәдрәсә бик күп татар зыялыларын укытып чыгарган. Үзгәртеп кору чорында да беренче булып эшли башлаган мәдрәсә – "Мөхәммәдия". Иң күп белемле мөселманнарны, имам белән абыстайларны ул әзерләп чыгарды.

XS
SM
MD
LG