Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья лидерлары Испания халкына теләктәшлек белдерә


Барселонада террор гамәленнән соң. 17 август, 2017
Барселонада террор гамәленнән соң. 17 август, 2017

Каталония хакимиятләре белдерүенчә, 17 август кичендә Барселонада булган террор гамәлендә 13 кеше һәлак булган, 100дән артык кеше яраланган.

Кушма Штатлар президенты Дональд Трамп Барселонадагы террор гамәлен оештыручыларны гаепләде. Испаниягә ярдәм итү өчен үз иленең барсын да эшләячәген белдерде.

Германия, Франция һәм Британия лидерлары Испания халкына теләктәш булуларын әйтә. Берничә тапкыр зур террор гамәлләре оештырылган Лондон мэры Барселонада һәлак булганнарның туганнарының кайгысын уртаклашты. Ул һөҗүмне "вәхшиләрчә" дип бәяләде. Русия президенты Владимир Путин Испания короле Филипп VI-га кайгы уртаклашуын җиткерде.

Каталония хакимиятләре белдерүенчә, 17 август кичендә Барселонада булган террор гамәлендә 13 кеше һәлак булган, 100дән артык кеше яраланган. Күпләр хастаханәдә авыр хәлдә. Барлыгы 18 ил ватандашы зыян күргән.

Испания хакимиятләре машина белән кешеләр өстенә менүне террор гамәле дип белдерде. Полициядәге мәгълүматларга күрә, террорчылар Telefurgo ширкәтеннән ике фургон арендага алган. Берсе белән террор гамәле оештырылган, икенчесен полиция Барселонадан 70 чакрым ераклыкта тапкан. Бу террор гамәлен оештыруда катнашы бар дип шикләнелгән ике кеше кулга алынган, тагын бер шикләнелгән террорчы атышлар вакытында үтерелгән дип хәбәр итә медиа.

Полиция Твиттерда Камбрильс шәһәрендә махсус операция вакытында яңа террор гамәле оештырырга теләгән дүрт террорчыны юк итте дип язды. 18 августка каршы төндә Камбрильс портында булган һөҗүм вакытында җиде кеше зыян күргән, шул исәптән бер полиция хезмәткәре дә.

Полиция алтыдан алып сигезгә кадәр кешенең Испаниядәге террор гамәләрен оештыруда катнашы бар дип белдерә.

Хөҗүмне “Ислам дәүләте” террор оешмасы үз өстенә алды дип хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG