Accessibility links

шимбә, 18 ноябрь 2017, Казан вакыты 19:11

12 август Удмуртиянең Балезино районы Кистем авылында "Касимовлар җыены" узды. Әлеге җыенга шушы төбәкнең төрле авылларыннан Касимов нәселе вәкилләре җыелды.

Удмуртиянең төньягында гомер итүчеләр арасында Касимовлар фамилиясе еш таралган. Кемнәр алар – Касимовлар? Бу исем-фамилия кайдан килеп чыккан? Әлеге тарихи фамилиянең нәсел җепләрен барлау нияте белән Балезино районы Кистем авылында “Касимовлар җыены” узды. Касимовлар Балезино районының Кистем, Әхмәди, Паюра, Бектыш, Глазов районының Татар Парҗы авылларында яши. Үткән шимбәдә алар күпләп Кистем авылына җыелды. Җыенга килүче кунакларны Паюра авылына борылышта ук мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, укытучылар каршы алды. “Очрашу” ансамбле әгъзалары җыр һәм тәмле ризыклар белән сыйлады.

Паюра авылы күренеше
Паюра авылы күренеше

Кунаклар Паюра авылы буенча сәяхәттә дә булып өлгерделәр, Сәхия һәм Альбина Касимовалар авыл тарихы белән таныштырдылар. Урамнар төзек, күп кенә яңа йортлар булуы сөенечле. Димәк, авылда яшьләр кала, киләчәге өметле. Бер бинада балалар бакчасы һәм тугыз еллык мәктәп, клуб ачык, 100 елга якын тарихы булган мәчетләре янында яңасы калкып чыккан.

Паюрада каршы алалар
Паюрада каршы алалар

Кистемдә дә җырлар белән, чәкчәк тоткан милли киемнәрдән мәдәният хезмәткәрләре каршы алды. Беренче тукталыш - мәчеттә. Илмир хәзрәт Касимов яңа һәм борынгы мәчетләрнең тарихын бәян итте. Борынгы мәчет эчендә авылның тарихына багышланган күргәзмә белән дә танышу кызыклы булды. Авылның план схемасы, Касимовлар нәселенең шәҗәрәсе, дини китаплар, шамаилләр һәм башка күп кенә көнкүреш әйберләр урын алган анда. Иске мәчет бинасын да саклап калу ниятләре – ислам диненең олы бәйрәмнәрендә иратлар биредә әле дә намазларга җыела.

Мәдәният йортының тамашачылар залы стеналарындагы агачтан сыннар белән соклануыбызны күреп, йортның хуҗасы Светлана Касимова күп еллар элек авыл советы рәисенең акча табып, эшләтүен әйтте. Бик зәвыклы, милли рухта эшләнгән сыннар башка бер генә клубта да юктыр!

Касимовларның шәҗәрәсе янында
Касимовларның шәҗәрәсе янында

Инде төп вакыйга – "Касимовлар җыены" мәктәп каршындагы мәйданда узды. Авыл мәктәбе каршындагы зур гына матур итеп бизәлгән мәйдан. Биредә Кистем, Әхмәди, Бектыш, Паюра авылларының утарлары да матур итеп бизәлгән. Алар янында бихисап халык. Биредә авылларның тарихы белән дә танышып булды, милли ризыклардан сыйлану да мөмкин иде.

Җыенны алып баручылар Илмир һәм Зөһрә Касимовлар
Җыенны алып баручылар Илмир һәм Зөһрә Касимовлар

Сәхнәдә "Касимовлар җыены" тантанасын алып баручылар - авыл тарихын өйрәнүче Илмир Касимов һәм татар теле укытучысы Зөһрә Касимова. Алар Касимовларның кайчан, кайдан бу җирләргә килеп урнашуы тарихын җиткерде.

Удмуртиянең төньягында урнашкан мөселман авылларына Нократта яшәгән татарлар нигез сала. Иң беренче татар авылларыннан Кистем санала. Аңда 300 еллар элек беренче татарлар килеп урнашкан. Архив документларында 1678 елда халык санын алуда Чепца елгасы буенда Кештемский починок һәм биредә карин татары Маметхулка Шагумов Касим улы дип теркәлгән. Нәкъ шушы кеше - Удмуртиядә гомер итүче Касимовларның нәсел башы да.

Тарих - фотосурәтләрдә
Тарих - фотосурәтләрдә

"Касимовлар җыены"н оештыручыларның берсе - әлеге нәселнең тамырларын тикшерүче Илмир Касимов. “Касимовлар нәселен тикшергәндә аларның бер нәселдән булуын, князь Касимнан башлануын исбатлаучы документлар табу - минем өчен зур шатлык булды. Бу минем хыялым иде, соңгы елларда шушы ниятемне тормышка ашырдым. Бик күп архивларда эзләндем”, дип уртаклашты.

Сәхнәдән җыр-моң, биюләр берсен-берсе алыштырып торды. Җырлар да халкыбыз яратып башкарганнары, биюләр исә тарихны чагылдырган бизәкләрдән төзелгән иде. Шулай ук борынгы мизгелләрне хәтерләткән күренеш тә җыелган халыкның игътибарын җәлеп итте.

Касим би васыятен җиткерә
Касим би васыятен җиткерә

Бәйрәмнең төп ноктасы – Паюра мәдәният йорты әзерләгән Касим бинең васыяте булды. Ул улына мөрәҗәгать итеп, динне, телне, нәселне сакларга, җирнең кадерен белергә өндәде. Бу сүзләр бүгенге Касимовларга да борынгы бабаларының сүзе булып иреште. Әлеге күренешне мәйданга җыелган халык тын да алмыйча күзәтте.

Касим би ролен башкаручы Алмаз Касимов бу сүзләрне ятлап кына түгел, аңлап әйтүе һәр кешеның йөрәгенә барып җиткәндер. Үзе дә ул бик дулкынланып өйрәнүен, репетицияләрдә гаиләсе белән катнашуын сөйләде.

Тамашачылар
Тамашачылар

“Шушы авылларда һәм Русиянең төрле төбәкләренә таралган Касимовларны берләштерү максатыннан “Касимовлар җыены” дип аталган регионара фестиваль оештырылды. Аны оештыруда Удмуртиянең милли-мәдәни автономиясе, Паюра мәдәният йорты директоры Фәридә Касимова һәм Кистем авылы мәчете имамы, крайны өйрәнүче Илмир Касимов күп көч куйды. Алар бергә Татарстан республикасы мәдәният министрлыгына проект язып җиңү яуладылар. Шушы грант акчасына тантана уздырылды, милли киемнәр тектерү, “Татары Балезинского района” дигән китап һәм “Удмуртиянең төньяк районнарында яшәүче татарларның тарихи-мәдәни мирасы” дип аталган фильм чыгару мөмкин булды", диде Илмир Касимов. Удмуртия татарларының милли-мәдәни оешмасы җитәкчесе Рәмзия Габбасова әлеге бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәтен җиткерде.

Әхмәди авылы вәкиле Рәүф Касимов
Әхмәди авылы вәкиле Рәүф Касимов

Кистемдә җир җитми башлагач, яңа җирләрдән урын алып, авыллар барлыкка килә. Аларга нигез салучылар - Кистемнән чыккан татарлар. 1780-90 елларда Падера (пай аера сүзеннән дип аңлаттылар) авылына Касимовлар килеп урнаша. 1830 елларда Бектыш һәм Әхмәди авылларында Касимовлар яши башлый. 1710 елда Глазов районы картасында Парҗы авылы барлыкка килә. Аңа да нигез салучы Касимовлар нәселеннән Нияз Касимов исәпләнә. Бүген бу авыллар ни хәлдә соң? Алар Касимовлар җыенына нинди уйлар белән килгән һәм нинди хисләр кичерә? Әхмәдидән Рәүф Касимов сүзләренчә, бүген авыл әле таркалмаган. Тик мәктәп һәм клуб юк. 2008 елда мәчет төзелеп, хәзер дини кануннарны үтәп яшиләр. Рәүф Касимов - Әхмәдигә нигез салган Әхмәди Касимовның бишенче буын вәкиле.

Бектыш авылында 70нче елларда 40лап хуҗалык булса, бүген авыл җәй айларында яшәүчеләр өчен ял урыны булып калган. “Кыш айларында бары тик унбишләп кенә кеше яши авылда”, дип сөйләделәр Сания һәм Әнисә Касимовалар. Әйтергә кирәк, шулай булуына да карамастан Бектышта милли бәйрәмебез Сабан туе бик матур уза киән.

Кистем кунаклары
Кистем кунаклары

Бәйрәмне әзерләү җиңел булмаган. Әмма Кистем авылы муниципаль берәмлеге рәисе Айнур Касимов, Кистем мәдәният йорты директоры Светлана Касимова һәм башкалар да шундый чараларны ел саен булмаса да, ешрак уздырырга дигән теләктә.

Мәйдан тирәли урнашкан тирмәләрдә төрле авыллардан күргәзмәләрне карап йөрүчеләр саны да бихисап иде. Аеруча фотосурәтләр кешеләрнең игътибарын җәлеп итте. Шулай ук җирле кул осталары җитештергән экологик материаллардан кәрзиннәр, авыл сурәтләре төшерелгән бокаллар, татар язмалары белән футболкалар һәм башка әйберләр әлеге бәйрәм хакында озак еллар хәтерләтер. “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Бриллиант Абдрахманова үзенең ярдәмчеләре белән оештырган калфак тегү остаханәсеннән кызлар һәм ханымнар башларына калфакларын киеп үк киттеләр.

Бектыш авылы вәкилләре Сания (с) һәм Әнисә Касимовалар
Бектыш авылы вәкилләре Сания (с) һәм Әнисә Касимовалар

Касимовларның нәселен яктырткан зур гына плакат яныннан да җыенга килгән бер генә кеше дә үтеп китмәде, үзенең ата-бабаларын барлады. Шулай итеп, Касимовлар җыены тагын бер тапкыр аларның бердәм һәм тату булуларын исбатлады. Киләчәк буынга үз тарихын өйрәнергә, тамырларын онытмаска, гореф-гадәтләребезне саклап калырга бик зур этәргеч бирде. Касимовларның бердәм зур көч булуларын да исбатлады.

XS
SM
MD
LG