Accessibility links

Кайнар хәбәр

Печән базары-2017: кыстыбургер, шигърият һәм тарих дәресләре

19 август Казанда чираттагы "Печән базары" фестивале узды. Иске татар бистәсендә төзекләндерү эшләре алып барылу сәбәпле быел ул Черек күл паркында оештырылды.

Фестиваль берничә мәйданчыкта узды. Бер мәйданчыкта дизайнерлар үз эшләнмәләрен сатты. Икенче мәйданчыкта аш-су сату оештырылды. Шушында ук талкыш-каләвә ясарга өйрәттеләр, вегетариан татар ризыклары турында лекция укылды. "Түбәтәй" һәм "Еда татар" аш-су челтәрләре үз рецептлары белән бүлеште. Уку паркы мәйданчыгында Шигъри бүлмә оештырылды. 100 ел элек хатын-кызларга караш, татар байлары һәм федерализм турында ачык лекцияләр укылды. Моннан тыш, ачык экскурсияләр булды, сабыйлар өчен аерым програм әзерләнде.


XS
SM
MD
LG