Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокурор Данис Сәфәргалигә биш ел колония җәзасы бирүне сорады


Данис Сәфәргали мәхкәмә утырышында (2017 ел, март)
Данис Сәфәргали мәхкәмә утырышында (2017 ел, март)

"Алтын Урда" хәрәкәте җитәкчесе Данис Сәфәргалигә карата җинаять эшен тикшергән прокурор аны 5 елга гомуми режимлы колониягә ябуны сорады. Киләсе мәхкәмә утырышы 24 августка билгеләнде.

21 августта узган мәхкәмә утырышында прокурор "нәфрәт яки дошманлык уяту, кешенең абруен төшерү" маддәсе нигезендә 3 ел колония, "хулиганлык" маддәсе нигезендә шулай ук 3 ел колония сорады, дип хәбәр итә Idel.Реалии. Прокурор бу җәзаларның кайбер өлешләрен бергә кушып Данис Сәфәргалине барлыгы 5 елга иректән мәрхүм итүне сорый.

Яклау ягы исә 6 баласы булган Сәфәргалины тулысы белән аклауны таләп итә. Адвокатлар сүзләренчә, гаепләүләр дәлилләнмәгән. Сәфәргали соңгы сүзендә үзенең гаепсез булуын, авырлы хатынын яклавын белдерде, социаль челтәрдәге язмаларга үзенең катнашы булмавын аңлатты.

Сәфәргали чыгышыннан соң мәхкәмә тәнәфес игълан итте. Киләсе утырыш 24 августта булачак.

Сәфәргали инде бер елга якын тикшерү изоляторында тотыла. Башта аны узган елның апрелендә булган тарткалашу вакытында кеше сәламәтлегенә җиңелчә зыян салуда, хулиганлык һәм үзара бәрелешүләрдә кул күтәрүдә гаепләделәр. Соңрак тикшерүчеләр аны "ВКонтакте"дагы 15 язма өчен 282нче маддә нигезендә "нәфрәт яки дошманлык уятуда, кешенең абруен төшерүдә" гаепләп җинаять эше ачтылар.

XS
SM
MD
LG