Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев өендә тентү узды


Фәрит Зәкиев (У)
Фәрит Зәкиев (У)

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) эшчәнлеге уңаеннан "нәфрәт яки дошманлык уяту, кешенең абруен төшерү" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.

Дүшәмбе Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе Фәрит Зәкиев өендә тентү узды. Зәкиев Idel.Реалии басмасына хәбәр иткәнчә, хокук саклау оешмалары аңа ТИҮ эшчәнлеге уңаеннан Русия җинаять кодексының 282 маддәсе ("нәфрәт яки дошманлык уяту, кешенең абруен төшерү") нигезендә җинаять эшен ачу турында белдергән.

Зәкиев сүзләренчә, хокук саклаучыларның ТИҮ иҗтимагый чараларда кулланган плакатларга, шулай ук бер түгәрәк өстәл резолюциясенә дә дәгъвалары бар.

Фәрит Закиев "Ниндидер текстлы кәгазь битен алып киттеләр. Мин анда нинди текст икәнен дә карамадым", диде.

Тентүләр Татар иҗтимагый үзәге офисында да узган, аннан устав һәм оештыру документлары алып кителгән, диде Зәкиев.

Шушы елның 11 маенда Чаллы мәхкәмәсе Чаллы ТИҮен экстремистик оешма дип санарга һәм аның эшчәнлеген Русия җирлегендә тыярга дигән карар чыгарган иде. Татар иҗтимагый үзәге Чаллы ТИҮенә катнашы юк дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG