Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Агора" русиялеләрне күзәтү турында хисап әзерләгән


Хисап авторларының берсе Дамир Гайнетдинов
Хисап авторларының берсе Дамир Гайнетдинов

Агора хокук яклау оешмасы "Күзәтү астындагы Русия 2017: хакимият ватандашлар өстеннән тулы контроль системын ничек кора" дип аталган хисап тәкъдим итте.

"Агора" халыкара хокук яклау төркеме "Күзәтү астындагы Русия 2017: хакимият ватандашлар өстеннән тулы контроль системын ничек кора" дип исемләнгән хисап чыгарды. Анда Русиянең үз ватандашлары турында никадәр мәгълүмат җыйганы һәм җыярга теләгәне, төрле төркемнәрдәге кешеләрнең кара исемлекләре системы һәм интернетта анонимлыкка туктаусыз һөҗүм турында язылган.

Хисап мәгълүматларына күрә, соңгы 10 ел эчендә мәхкәмәләр 98,35 процент очракта язышу серен чикләү турында мөрәҗәгатьләрне хуплаган.

"Соңгы елларда Русиядә активистларга, бәйсез журналистларга һәм сәяси оппозиция вәкилләренә каршы юнәлгән комплекслы контроль системы булдырылган. Ул, иҗтимагый иминлек тәэмин итү, экстремизмга һәм терроризмга юл куймау сәбәпләренә сылтап, систем ил буйлап йөрүләрне һәм чик узуларны контроль итү, телефон сөйләшүләрен тыңлау, хәбәрләрне уку, урамда күзләү, яшерен аудио һәм видеокүзәтү, электрон почтаны уку, биометрик мәгълүматларны туплап анализлау кебек чараларны үз эченә ала", диелә хисапта.

XS
SM
MD
LG