Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кырым марафоны" чарасында җыелган акчалар штрафлар түләүгә тотылачак


Дилявер Меметов
Дилявер Меметов

"Кырым марафоны" акциясе барышында тупланган 820 мең сум акча Кырымда мәхкәмә карарлары нигезендә хаксыз җәзаланганнарның штрафларын түләүгә тотылачак. Бу хакта "Кырым бердәмле" хәрәкәте координаторы Дилявер Меметов белдерде.

Бу акчалардан 10 мең сум штрафка тартылган Сервер Караметов, Нариман Мемедеминов, Ярикул Довлатов, Владимир Балух, 150 мең сум штрафка тартылган Билялов Осман, Билялов Эминның җәзалары түләнәчәк. Шулай ук 300 мең сум штрафка тартылган Бакчасарай районыннан Зарема исемле кызның җәзасы да бу акчадан түләнәчәк.

Акцияне оештыручылар акчаларны бары тик 10 сум тимер акчада җыелачагын, штрафлар да шул тимер акча белән түләнәчәген игълан иткән иде.

“Бу акция белән без бу мәсьәлә аерым кешеләрнең мәсьәләсе түгел, бу -халыкның мәсьәләсе булганыны күрсәттек. Ярдәмчеллек һәм бердәмлек безнең халкыбызның нигезе була. Безгә төрле районнардан төрле яшьтә, диндә, социаль дәрәҗәдә кешеләр килгән, бу җәзаланган кешеләрнең кайгысы барлык халыкның кайгысы булганын күрсәтте. Тимер ун сумнарны җыеп, пакетларга салып китергән кешеләр арасында балалар да бар иде”, диде Дилявер Меметов.

Акция дәвамында җыелган акчалар - әлегә Кырымда җыелган акчалар. Кырымнан читтә җыелган акчалар да Кырымга китереләчәк.

XS
SM
MD
LG