Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы Навальный штабы башлыгы 10 көнгә иректән мәхрүм ителә


Эльвира Дмитриева
Эльвира Дмитриева

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Русиядәге оппозиция җитәкчесе Алексей Навальныйның Казан штабы җитәкчесе Эльвира Дмитриеваны 10 көнгә иректән мәхрүм итү карары чыгарды.

Дмитриева агитацон кәгазьләрне канунсыз таратуда гаепләнә. Бу хакта Idel.Реалии хәбәр итә.

Протоколда әйтелгәнчә, Дмитриева Вконтакте сайтында "Команда Навального | Казань" төркеме администраторы булып тора. Әлеге төркемдә 9 август көнне волонтерлар һәм теләктәшлек белдерүчеләрне газет һәм кәгазьләрне алып, аларны таратырга чакыру урнаштырылган.

Дмитриева гаебен танымый. Аның адвокаты Ирина Гонцова эшне туктатуны таләп итте. Агитацион кәгазьләрне тарату җәмәгать чарасына тиңләү "гамәлдәге кануннарга туры килми", диде ул. Ул шулай ук Дмитриеваның Вконтакте төркеме администраторы булмавын һәм хәбәр авторлыгы дәлилләнмәгенлеген белдерде.

Гонцова бу мәхкәмә карарын шикаять итәчәген белдерде. Элегрәк агитацион кәгазьләрне тарату өчен Казанның Навальный штабы активисты Андрей Бояршинов 15 көн иректән мәхрүм итүгә хөкем ителгән иде.

XS
SM
MD
LG