Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның 180нче санлы яңа мәктәбендә татар мохите булачагы шикле


Казанның 180нче санлы мәктәбе
Казанның 180нче санлы мәктәбе

1 сентябрь яңа уку елына санаулы көннәр калып барса да, Казанның 180нче санлы мәктәбенең нинди телдә белем бирәчәге төгәл билгеле түгел. Күпчелек ата-ана аның татар мәктәбе булып, татар мохите тудыруына өмет итә, икенчеләре бу мәктәптә төгәл фәннәрнең урыс телендә укытылуын тели.

Казанның Азино-2 бистәсендәге Җиңү проспектында урнашкан, төзелеше тәмамланып килгән һәм 1200ләп урынга исәпләнгән 180нче санлы мәктәптә дәресләр кайсы телдә алып барылачагы әлегәчә билгеле түгел. Белем көне инде килеп терәлде. Балаларын мәктәпкә бирәчәк ата-аналар аптырашта. Кемнәрдер дәресләр татар телендә генә булсын иде ди, кемнәрдер кайбер фәннәр урысча укытылсын дип белдерә.

Илдар Сәяхов
Илдар Сәяхов

​Гимназия мөдире Илдар Сәяхов мәктәптә кайсы телдә белем биреләчәге турында матбугатта һәм социаль челтәрләрдә чыккан бәхәсләргә нокта куелды, гауга аңлашылмаучанлыктан чыкты, дуслык белән тәмамланды, диде Азатлыкка. Ул уку йортында мохитне татарча итү үзмаксаты юк, ди.

"Бездә башлангыч, урта сыйныфлар бар. Барлыгы 38 сыйныф тупланды, шул исәптәп 22се башлангыч сыйныфлар. Гимназиядә берьюлы 1224 бала белем алырга мөмкинлек бар. Башлангычларда һәр сыйныфта бер татар сыйныфы бар. Чыгарылыш сыйныфлары әлегә юк, без 5-8 сыйныфларны гына укыта алабыз. Аларда татар сыйныфлары юк. Туплый алмадык, теләк белдерүчеләр аз иде.

Башлангычта татар сыйныфларында математика белән тирә-якны өйрәнү фәннәре татарча укытылачак, калганнары – урысча.

Татар мохитен тудыру максаты бар, әмма бу үзмаксат түгел

Тел мохитенә килгәндә, татар мохитен тудыру максаты бар, әмма бу үзмаксат түгел. Без бит полилингваль гимназия, күптеллелек концепциясен тудыру максатыннан мохит тә шундый итеп оештырылачак.

Гауга купкан иде, әмма хәзер тынычлык. Ата-аналар татар сыйныфлары да була дигәнне татар мәктәбе дип аңлады һәм пошаманга калды. Аңлашылмаучанлык чыкты. Гауга дуслык белән тәмамланды", диде Илдар әфәнде.

Илдар Сәяхов гимназиядә татар телле мохит тә булачак дип ышындырса да, берничә генә татар сыйныфы белән моны башкару авыр булачак. Моңа кадәр Казанда татар балалары өчен милли элитаны тәрбияли торган заманча мәктәп Казанның үзәгендә, кешеләр күп яшәгән урында салынырга тиеш дигән фикерләр күп әйтелде. Татарстан президенты да, Татарстан мәгариф министры да бу фикер яклы булды.

Татар мәктәбен башта Казанның "XXI гасыр" дип аталган микрорайонында ачарга ниятләделәр. Моны җәмәгатьчелеккә яңгыратып өлгермәделәр, шыпырт кына бу идеядән кире кайтылды. Ахыр чиктә Азино-2 микрорайонында полилингваль мәктәп ачыла, басым татар теленә ясалачак дигән хәбәр яшен тизлегендә таралды. Халык шатланды, әмма куаныч кына озакка булмады. Ата-аналарның бер өлеше бу безнең хокукларны боза, ник бу мәктәп татарча ачыла дип прокуратурага мөрәҗәгать итте. Бу эштән республикадагы рус милли хәрәкәте башында торучы Михаил Щеглов та читтә калмады. Рус телле матбугат та табаны кыздырып торды. Мәктәпләр, мәгариф өчен җавап бирүчеләр журналистларны мәктәп тирәсендә мәсьәлә уңай хәл ителәчәк дип тынычландырды, куертмыйк дип әйтеп килде. Ахыр чиктә алар тынды. Татарстан башкаласы Казанда ничә еллар дәвамында элитар татар уку йортын ачу хыялына ясин чыгарылды.

Түрәләр Татарстан белән Русия арасындагы шартнамә мәсьәләсен күтәрми торыгыз, хәл ителер дип тел яшереп утырганда, Мәскәү ахыр чиктә өметләнмәгез, бу инде хәл ителде дип әйтте. Бу очракта да гауга чыгаручылардан Казан түрәләре куркып калды. Үз сүзендә нык торып, авыз тутырып татар мәктәбе ачыла дип әйтергә кыюлык тапмады.

Марат Лотфуллин (с)
Марат Лотфуллин (с)

Милли мәгариф белгече​ Марат Лотфуллин Азатлыкка әйтүенчә, һәр мәктәпнең хуҗасы, аны гамәлгә куючысы бар. Казанда – башкала мэры Илсур Метшин. Мәктәп татарныкы итеп ачыламы-юкмы – аның җаваплылыгында.

"Татар мәктәбе, гимназиясе ачыла икән, ул автоном булырга тиеш. Мәрҗани исемендәге 2нче санлы татар гимназиясен карагыз, ул шәһәрнеке. Анда шәһәрнең теләсә кайсы урамында яшәүче татар баласы килеп укый ала. 180нче мәктәп татарныкы итеп ачылачак һәм аны микрорайон мәктәбе итеп теркәү дөрес түгел иде. Бу микрорайонда балалар күп яши.

Бер микрорайон мәктәбенә бары тик татар балаларын һәм ана телендә генә белем алырга теләүчеләрне туплау авыр. 180нче мәктәпнең чеп-чи татар уку йорты итеп итеп оештырылуы икеле. Казанда татар мәктәбе ачылмый икән, аңа шәһәр мэры Илсур Метшин җаваплы, чөнки һәрбер мәктәпне гамәлгә куючы – Казан мэриясе", диде Марат әфәнде.

Азатлык 180нче санлы мәктәпкә быел балаларын укырга бирәчәк һәм шулай ук киләсе елга әлеге мәктәптә укытырга җыенган төрле фикерле ата-аналар белән очрашып сөйләште.​

Казанның 180нче санлы мәктәбендә укыту турында ата-ана фикере төрле
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:40 0:00

Илнар Хөснуллин, ике бала атасы. 180нче санлы мәктәп янында яши һәм башка мәктәптә укучы кызын яңа ачылачак мәктәптә укытырга җыена. Мәктәп ачылмыйча бу мәктәпнең ничек булачагын төгәл генә әйтеп булмый. Нигездә бу тирәләрдә яшәүче яшь гаиләләрнең 70 проценты – татарлар, ди ул.

"Бу мәктәпнең ачылышын 6 ел көттек. Башта мәктәп татар мәктәбе булачак диделәр, аннан юк, урысча укытылачак диделәр. Бик күп матбугат чаралары бу мәктәпне телгә алды. Шунда чыккан язмалар мондагы халыкка нык тәэсир итте. Хәзер кайберәүләр мәктәптә укыту урысча булсын, алга таба балаларыбызның БДИ бирәсе бар дип әйтә башлады. Мәктәп тирәсендәге билгесезлек әле дә хөкем сөрә. Беркем монда кайсы телдә укытылачагын белми. Мәктәп җитәкчелеге бу уку йортының татар мәктәбе булачагы турында өметле сүзләр әйтте, аннары шау-шудан соң аңлатма бирми башладылар.

"Беренче чиратта мәктәптә татар мохите булуы мөһим"

Хөснуллин сүзләренчә, мәктәп тирәсендә яшәүчеләрнең күпчелеге мәктәпнең якын булуын беренче планга куя.

"Бу мәктәп техник һәм технологик яктан заманча булачак. Әмма минем өчен беренче чиратта – аның татар мохитле булуы. Үзебезнең балаларыбыз ничек тә татар булып үсәр инде, әмма оныкларыбызның татар булып үсүе өчен татар мәктәбе кирәк.

Монда татарча укытуга каршы чыгучыларның иң төп фикере – балаларыбыз татарча укып урысча БДИ бирә алмас дигән курку. Урыс милләттенән булучы ата-аналар өчен җавап бирә алмыйм, әмма татарлар шулай ди.

Барысы да үзенең тормышта нәрсәгәдер ирешә алмаганын авылда татарча укып аннан шәһәргә килеп югалып калуы белән бәйли

Имеш, без татарча укыдык та кеше була алмадык, диләр. Бу фикер белән килешә алмыйм. Аларның берсе дә "мин начар укыдым, шуның өчен кеше була алмадым" дип таный алмый. Барысы да үзенең тормышта нәрсәгәдер ирешә алмаганын авылда татарча укып аннан шәһәргә килеп югалып калуы белән бәйли. Гаепне үзеңнән эзләргә кирәк тә бит, кыюлык җитми", диде ул Азатлыкка.

Илнар Хөснуллин 1 сентябрьдә мәктәптә дәресләрнең татар телендә укытылмаячагы ачыкланса, кызларын бу мәктәптә укытырга бик атлыгып тормаячагын әйтте.

"Татар мохите булмый икән, баламны монда укытмау ихтималы бар. Бу мәктәпнең татарча укытуы өчен әти-әниләрнең бер фикердә булуы кирәк. Түрәләргә хат язып кына хәлне үзгәртеп булмый. Социаль челтәрләрдә чыккан шау-шуга бирелеп әти-әниләрнең җил искән якка авышуы бөтен вазгыятьне боза, дип белдерде ул.

Мәктәптәге язуларда урыс теле өстен куелган
Мәктәптәге язуларда урыс теле өстен куелган

Гөлчәчәк Әхтәмова, ике бала әнисе. Кызын икенче елга 180нче санлы мәктәпкә бирергә җыена. Мәктәпнең тулысынча татар мәктәбе булуын теләми, кайбер фәннәр урысча укытылсын иде, ди ул.

"Бу мәктәптә дәресләр татар телендә булмасын дип әйтмим. Татар телен белергә кирәк. Аңа каршы фикерем юк. Ләкин бу мәктәптә математика, химия, биология дәресләре урысча укытылсын.

Әгәр дә бала мәктәпне бетергәч, югары уку йортына кергәндә төгәл фәннәрне татарча укый алса, имтихан бирә алса, бу фәннәрнең татарча укытылуын хуплар идем. Әмма БДИларны урысча бирергә кирәк булачак, югары уку йортында татар теле дә юк бит, анда уку шулай ук урыс телендә", диде Әхтәмова.

Ләйсән Җиһаншина, өч бала әнисе. Өлкән баласын киләсе елда әлеге мәктәпкә бирергә җыена һәм мәктәпнең татар телендә белем бирүен тели.

"Мәктәп тирәсендә баштарак бик каты шау-шу барды. Хәзер – тынлык. Беркем берни әйтми, белми.

Урыс матбугаты аларны күтәреп чыкты. Ә без, татар телле мәктәп көтүчеләр, читтә калдык

Баштан бу мәктәпнең полилингваль мәктәп булачагы әйтелде. Аннан башлангыч сыйныфларда татар теле укытылачак, урыс сыйныфлары да булачак диделәр. Дүрт татар сыйныфы, ике урыс сыйныфы булачак диделәр. Ата-аналар, без бу мәктәпне көтеп алдык, нишләп балаларыбызны әллә кая йөртергә тиешбез, дип тавыш кубардылар. Урыс матбугаты аларны күтәреп чыкты. Ә без, татар телле мәктәп көтүчеләр, читтә калдык", диде ул

Җиһаншина фикеренчә, урыс теленнән беркая да качып булмый. Аны бала барыбер беләчәк. Бала тырыш булса, ул аны яхшы беләчәк. Гаиләдә белемгә җиңелчә карау бар икән, бала аны белмәячәк. Сер түгел, урыслар үзләре дә урыс телен яхшылап белми. Белемгә караш гаиләдә ничек куелуга карап бирелә, ди ул.

Җиһаншина үз баласын киләсе елга укырга бирәчәк. Әгәр дә монда урысча укытылачак икән, бу мәктәпкә баланы бирмәскә уйлыйм, ди.

"Безгә татар мохитле мәктәп кирәк. Ул бит татар телендә белем алу гына түгел. Татар мохите ул – мәдәният, гореф-гадәтләрне саклау, бер-берең белән яхшы мөгамәләдә була алу, бер-береңә, укытучыларга, укучыларга карата хөрмәт. Менә шундый нечкә нечкә моментлар тукыма тукыган кебек баланың күңелен сугарырга тиеш, дип белдерде Ләйсән Җиһаншина.

Кайбер фәннәрнең урысча укытылуын телим

Гомәр Мортазин, пенсиядәге укытучы. Заманында мәктәп мөдире дә булган. Оныгын шушы мәктәпкә бирергә тели һәм кайбер фәннәр урысча укытылсын иде, ди.

"Гел татарча булмаса, хәерлерәк. БДИ мәсьәләсе бар бит. Белгечләр мәсьәләсен дә читкә этәреп булмый. Мин 45 ел укыттым. Үзем урыс телен яхшы белмәгәнгә күрә, гомерем буе акцент аркасында читен булды. Үсәргә мөмкинлек булганда, урыс телен яхшылап белмәгәч, авырлыклар туды, шуңа кайбер фәннәрнең урысча укытылуын телим", диде Мортазин.

XS
SM
MD
LG