Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Айдар Хәлимнең "Яшиселәр килә" китабын экстремистик дип бәяләде


24 август Чаллы мәхкәмәсе язучы, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлимнең "Яшиселәр килә!.." ("Жить хочется!..") китабына карата шикаятьне карап андагы публицистик язмаларны экстремистик юнәлештә дип бәяләде.

Чаллы мәхкәмәсенә Айдар Хәлим китабын эктремистик дип тану турында шикаятьне Татарстан прокуроры урынбасары Марат Долгов юллаган.

Айдар Хәлим Азатлыкка китабын тыю, экстремистик дип тану мәсьәләсен караган мәхкәмәдә, авырып тору сәбәпле, катнаша алмаганлыгын белдерде. Автор шулай ук мәхкәмә карарыннан соң нинди дә булса комментар бирүне кирәк санамады.

Мәхкәмә идарәсе Азатлыкка әлеге карарның күчермәсен бирүдән баш тартты. Шулай да, берничә җөмлә белән генә "Яшиселәр килә!.." китабының тыелуын, экстремистик рухлы итеп танылуын белдерделәр.

XS
SM
MD
LG