Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов ярдәмчесе: "30 август – мәдәни чара, аны сәясиләштерергә кирәкми"


Татарстан түрәләре 30 август бәйрәмен сәясиләштермәскә чакыра
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:09 0:00

Татарстан, Казан 30 августны бәйрәм итүгә әзерләнә. Бу уңайдан уздырылган матбугат очрашуында аның өчен җаваплы түрәләр Татарстанның суверенлыгы турында декларация кабул ителгән көнне сәясиләштерергә кирәкми дип белдерде.

Матбугат очрашуында бер телгә генә өстенлек бирелде, журналистларга тәкъдим ителгән мәгълүмат та рус телендә генә иде. Республика, Казан 30 августны ничек бәйрәм итәчәге турында Татарстан президентының ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Казан мэры урынбасары Дамир Фәттахов сөйләде.

Азатлык матбугат очрашуныда катнашкан түрәләрдән "Ни өчен 30 август Республика көне, Шәһәр көне дип уздырыла, ә 1991 елның 30 августында Татарстанның суверенлыгы турында декларация кабул итү кебек тарихи вакыйга рәсми рәвештә искә алынмый? Ни өчен бер генә элмә тактада да аның турында язылмый?" дип кызыксынды.

Казан мэры урынбасары Дамир Фәттахов элмә такталар, реклам турында гына җавап бирде.

"Казан буйлап урнаштырылган элмә такталар ике телдә дә ясалган. Язма, аудио, видео реклам текстлары 50/50 нисбәтендә ясала. Калганын әйтә алмыйм", диде.

Суверенитет сүзеннән курку сәбәпләрен аңлату җаваплылыгы Тататарстан президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева җилкәсенә төште. Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин исә аңа татарча яңгыраган сорауны тәрҗемә итте.

"Бу бәйрәмнең искиткеч тарихы бар. Бәйрәм програмын республикада яшәүче күпмиләтле халыкның мәдәнияте нигезендә төзибез. Бу – мәдәни чара. Бәйрәмне сәясиләштерү кирәге әллә ни юк. Бу бәйрәм һәр кешегә кагылырлык итеп оештырырга тырышабыз. Бу – Татарстан республикасының туган көне. "Республика, туган көнең белән!" дигән баннерлар, язулар аның эчтәлеген чагылдыра. Аларның ике телдә дә бертигез эшләнүе – мәҗбүри. 30 август алдыннан Татарстан тарихына багышланган күргәзмәләр булачак. Моңа игътибар бирелә", диде Ләйлә Фазлыева.

XS
SM
MD
LG