Accessibility links

сишәмбе, 21 ноябрь 2017, Казан вакыты 19:04

24 август кичендә Акмәчеттә мәрхүм кырымтатар шагыйре Юнус Кандымга багышланган әдәби кичә үтте.

Кырымтатар яшьләре оештырган кичәдә Русиядә тыелган Кырымтатар Мәҗлесенең рәис урынбасары Нариман Джелял, кырымтатар язучылары, җырчылар, яшьләр катнашты.

Кичә Юнус Кандымга багышланган булса да, монда башка кырымтатар шагыйрьләренең милләтпәрвәр шигырьләре дә, җырлары да яңгырады.

Җырчы Реяна Таркова аның шигыренә язылган җырны башкарды, ә Хатидже Кандымова кырымтатарларны кунаклар ничек итеп үз йортларыннан озатканнары, ягъни сөргенлек хакында "Төш" шигырен укыды.

Бу чараның 24 август, ягъни Украина бәйсезлеге көнендә үткәрелүе очраклымы, юкмы – билгесез. "Без әдәбиятка, хосусан кырымтатар әдәбиятына кырымтатар яшьләренең игътибарын җәлеп итү өчен мондый чараны үткерергә булдык", диде оештыручыларның берсе, Киевта укучы, туганнары янына каникулга кайткан студент Мухаммед Умеров.

Мухаммед Умеров (уңда)
Мухаммед Умеров (уңда)

Соңынннан Умеров үзе дә шигырьләр сөйләде:

"Күк (зәнгәр) байрак торгызылды, торгызылачак иншаалла.
Кырым безнеке булачак, Кырым безнеке, иншаалла!",

дигән юлларны укып чараны тәмәмлаганда залдыгылар аны алкышларга күмде.

Гомүмән алганда, бу чара әдәби чара дип игълан ителсә дә, яңгыраган чыгышлар, шигырьләр, залдагыларның кырымтатарларның бүгенге тормышы хакында уйлануы, Кырымдагы чынбарлыкны шигъри юллар белән чагылдарганы тоелып торды.

XS
SM
MD
LG