Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар спортчысы дөнья чемпионы булды


Гөлназ Гобәйдуллина
Гөлназ Гобәйдуллина

Гөлназ Гобәйдуллина бишле ярыш (пентатлон) дөнья чемпионатында алтын медаль яулады.

Мисырның Каһирә шәһәрендә узган бишле ярыш (пентатлон) дөнья чемпионатында шәхси беренчелекне татар спортчысы Гөлназ Гобәйдуллина яулады. Биш төрле спорт ярышы: конкур, ату, фехтование, йөгерү, йөзүдә ул иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте һәм алтын медальгә лаек булды. Гобәйдуллина Русия өчен чыгыш ясады.

"Мин бик шатмын. Әлегә кирәкле сүзләр таба алмыйм, хисләр бик көчле. Бик эссе, тузанлы һәм авыр булды, тик мин булдыра алдым", дигән Гөлназ җиңүдән соң, аның бу сүзләрен мәгълүмат агентлыклары китерә.

Көмеш медальне Маҗарстан вәкиле Жофия Фельдхази алды, өченче урында Беларус спортчысы Анастасия Прокопенко.

Гобәйдуллина шулай ук бишле ярышта Русия такымы белән дә катнашты, анда ул такым белән көмеш медальгә лаек булды.

Узган ел Олимпия уеннарында Русия такымында чыгыш ясаган Гөлназ Гобәйдуллина бишле ярышта 15нче урынга лаек булды, йөзүдә рекорд куйган иде. Азатлыкка биргән әңгәмәдә ул Татарстан өчен чыгыш ясарга теләве хакында әйткән иде.

XS
SM
MD
LG