Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баланы мәктәпкә әзерләү күпмегә төшә?


Чаллы базарында мәктәп киеме бәяләре
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:55 0:00

Татарстанда быелгы уку елына баланы мәктәпкә әзерләп җибәрү өчен арзанрак бәяле киемнәр, мәктәп кирәк-яракларына 15-17 мең сум кирәк. Сатучылар сүзләренчә, узган ел белән чагыштырганда бәяләр әллә ни үзгәрмәгән.

Белем көне алдыннан базарлар, сәүдә үзәкләре гөр килде, ата-аналар балаларын мәктәпкә әзерләү мәшәкатьләре белән йөрде. Кем мәктәп кысаларына туры китерелгән форма эзләде, кем спорт киемнәрен алырга ашыкты. Сатучылар шимбә-якшәмбе көннәрендә 40-50ләп баланы мәктәпкә әзерләп җибәрдек диләр. Азатлык хәбәрчесе Чаллы базарларында, сәүдә үзәкләрендә йөреп быел балаларны мәктәпкә әзерләү уртача ничә сумга төшкәнен белеште.

Елизаровлар гаиләсе – Менделеев шәһәреннән. Кызлары быел 9 сыйныфка бара. Менделеевта сайлау мөмкинлеге зур булмаганга күрә, баштанаяк мәктәпкә киендерер өчен Чаллыга килдек, ди алар.

"Кызларга кием алу читенрәк, чөнки кыз үсә барган саен аның теләкләре дә үзгәрә. Ул нинди әйберне ошата, шунсын сатып алырга тырышабыз, аңа ошаганын алмасаң, үпкәли. Быел кызны киендерү, мәктәпкә әзерләү якынча 15 мең сумга төште. Мәктәп формасын 2000 сумга алдык, аяк киеме өчен 1500, дәфтәр-каләмнәр өчен барлыгы 1500 сум түләдек, әле спорт киеме, кроссовки да кирәк. Гомумән алганда, бөтен әйберләрен санасаң, якынча 15 мең сум чыккандыр", диде гаилә башлыгы Ион Елизаров.

Мәктәп киеме белән сату итүчеләр шимбә-якшәмбе көннәрендә 40-50 баланы киендереп җибәрәбез, ди.

Бәяләргә килгәндә, башлангыч сыйныф укучысының малайлар костюмы (26 размердан 36 размерга кадәр) бәясе – 3100 сум. Өстәмә әле күлмәк кирәк, анысы – 500 сум, галстук – 200 сум. Урта сыйныф укучысының чалбар белән пиджагы 3400 сумга төшә, өлкән сыйныф укучысының костюмы – 3600-3800 сум. Өлкәннәр өчен күлмәк бәясе 1200 сумнан башлана, ә галстукны 400 сумга сатып алып була. Аяк киемнәренең бәяләре 800 сумнан башлана. Ата-аналар ясалма күнгә өстенлек бирә, чөнки табигый күннән ясалган аяк киеме кыйммәт.

Кызлар өчен мәктәп формасының бәясе 1000 сумнан башлана. Арзанрак, әмма сатучылар аның сыйфаты начар, ди. Сыйфатлырак мәктәп киеме бәясе – 2100 сум. Алъяпкыч исә 500 сумга төшә.

Әмма моның белән генә эш бетми. Мәсәлән, башлангыч сыйныф кыз балалары чәчләренә тасма да тага. Әзер тасма бәяләре 250 сумнан башлана. Азатлык хәбәрчесе таба алган иң кыйммәтле тасманың бәясе 450 сум. Кызларның аяк киемнәренең иң арзаны – 800 сум. Аларны да табу авыр. Шуңа күрә уртача бәя – 1400 сум. Берне генә алу җитми. Аяк киемнәрнең бер пары урамда йөрер өчен булса, икенчесе – мәктәп бинасы эчендә.

Тик акча янчыгын бушату моның белән генә чикләнми. Спорт киеменә килгәндә, башлангыч сыйныф укучысына форманы 1000-1200 сумга сатып була, ә кроссовки бәяләре 700 сумнан башлана. "Өлкән сыйныф укучысының спорт киемен уртача 5000 сумга сатып алырга мөмкин", ди яшь сатучы Гүзәлия Заһидуллина. Шорты – 450 сум, футболка – 1000 сум, спорт ыштанының башлангыч бәясе – 1200 сум, олимпийканың башлангыч бәясе – 1200 сум. Яшүсмерләрнең спорт аяк киеме 1200-1700 сумга төшә.

Дәфтәрләр, көндәлек, каләм, карандаш, буяу, пумала, бетергеч, төсле кәгазь, пластилин, катыргылар һәм башкалар 1200 сумга җитәргә мөмкин. Биштәрләр дә төрле бәядә. Түбән сыйфатлы материалдан тегелгән биштәрләрнең уртача бәясе – 1000 сум. Сыйфатлысы өчен 2500-3000 сум чыгарып салырга туры киләчәк.

Чыгымнарны бергә кушканда 15000-17000 сум килеп чыга. Сатучылар сүзләренә караганда, узган ел белән чагыштырганда бәяләр әллә ни үзгәрмәгән.

XS
SM
MD
LG