Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ Русия белән Татарстан арасында тигез хокуклы килешү төзүне таләп итә


"Татарстан президенты, суверенитеты ялтыравык кәгазь шикелле генә"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:23 0:00

Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге паркта Татар иҗтимагый үзәгенең Республика көненә багышланган пикеты узды. Чарада 20ләп кеше катнашты.

Кәрим Тинчурин исемендәне паркта ТИҮ уздырган пикетка активистлар Татарстан әләмнәре һәм плакатлар күтәреп килде. Аларда "Татарстан Конституциясен кайтаруны таләп итәбез!", "1990 елгы декларацияне тормышка ашырырга", "Татарстан белән Русия арасында тигез хокуклы шартнамә имзалансын"​, "30 август - Татарстан дәүләтенең туган көне" дип язылган иде.

Шартнамә темасы пикетта төп тема булды. "Татарстан Дәүләт шурасының Мәскәү авызына гына карап торуын түгел, ә чын сәяси оешма булуын телибез. Ул Дәүләт думасына яңа килешү төзүне тәкъдим итәргә тиеш", диде ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев.

ТИҮ вәкиле Галишан Нуриәхмәт "Татарстан президенты, суверенитетыннан хәзер исеме генә калды" дип сөйләде Азатлыкка.

1990 елның 30 августында Татарстан Югары Шурасы Татарстан суверенлыгы турында декларация кабул итте. Суверенитет турындагы декларация референдум белән ныгытылды.

Быел Татарстан белән Русия арасында төзелгән шартнамәнең мөддәте чыкты. Яңа килешү төзелмәде.

XS
SM
MD
LG