Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыдагы бәби тартмасына икенче баланы калдырып киткәннәр


Чаллыдагы бэби-бокс
Чаллыдагы бэби-бокс

Татарстандагы бердәнбер, Чаллыда урнашкан бәби-тартмасына тагын бер бала калдырып киткәннәр. Аңа бер яшь.

Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендәге бәби тартмасына икенче тапкыр бала калдырып киткәннәр. "Челнинские известия" басмасына Чаллы мэриясенең тәрбиягә алу бүлеге җитәкчесе Роза Гернер әйтүенчә, кыз балага бер яшьтән артык. Ул инде 17 августта ук калдырылган булган. Матбугат чараларына бу хакта күптән түгел генә билгеле булды.

Кызны шәһәрнең балалар йортына илткәннәр. Тикшерү эшләре бара. Әгәр кызның әнисе табылмаса, аңа яңа гаилә эзләячәкләр, диелә. Әлегә баланы медицина үзәгендә тикшерәләр.

Чаллы шәһәренең балалар медицина үзәгендәге бәби тартмасына ("бэби-бокс") беренче баланы бу елның 27 гыйнварында калдырып киткәннәр иде. Аны инде бер гаилә асрамага алды.

Татарстандагы әлегә бердәнбер бәби тартмасы Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә 2015 елда ачылды. Әлеге тартма ата-аналарга аноним рәвештә баланы калдырып китү мөмкинлеге бирә. Калдырып китүчегә юридик яктан иминлек гарантиясе бирелә.

XS
SM
MD
LG