Accessibility links

җомга, 22 сентябрь 2017, Казан вакыты 05:55

Казанның Фатиха Аитова исемендәге гимназиядә Белем көне

1 сентябрь – Русиядә Белем көне. Казанның Фатиха Аитова исемендәге 12нче санлы кызлар гимназиясенең бусагасын беренче сыйныфка 48 кыз бала атлап керде. Алар ике сыйныфка бүленеп белем алачак. Гимназиядә укучыларның гомум саны – 432 бала. Алар 20 сыйныфка бүленеп укый, ә 11 сыйныф берәү генә.

"Безнең гимназиядә укырга теләүчеләр шактый. Кызлар гына укыгач, өйдәге кебек тыныч, рәхәт. Укыту татар телендә. Татар теле һәм әдәбиятын тирәнтен укытабыз. Тарих, әйләнә-тирә мохит, география кебек фәннәр татарча укытыла, әмма математика, химия, физика, билогия кебек фәннәрне урысча укытуга өстенлек бирелә. Бу – ата-аналар теләге, барысы да БДИ дип борчыла. Беренче сыйныфка килүче 48 баланың яртысы татар телен белми диярлек, әмма чыгарылыш сыйныфка алар барасы да туган телдә камил сөйләшәчәк", дип сөйләде Азатлыкка гимназия мөдире Лилия Әхмәтҗанова.
күбрәк күрсәт

1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
XS
SM
MD
LG