Accessibility links

Сарык үрчетүчеләр: "Корбан бәйрәме – иң керемле вакыт"


Чаллыда корбан сату быел кимегән
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:22 0:00

Чаллыда корбан сату быел кимегән

Чаллыда корбан сарыкларының иң кыйммәтлесе 10 мең сум тора. Халык 5-7 меңлекләрен сайлый. Быел сарык сатарга килүчеләр дә, алучылар да кимегән.

Чаллыда корбанга сарык үрчетеп китерүчеләр елдан ел сарыкларны сатып бетерү озаккарак сузыла бара дип әйтә. Алар быел 1 сентябрь – Белем көненең Корбан бәйрәменә туры килүен дә, соңгы вакытта Татарстанда сарык үрчетүчеләр артуны да моның сәбәбе итеп күрсәтә.

Тукай районы Теләнчетамак авылыннан Равил Мөхәммәдиев ун еллап инде сарык үрчетә, җиде ел Чаллыга килеп корбанга сата. Биш ел элек ул 10 сарыкны 10-15 минутта сатып бетерсә, хәзер исә, көн эчендә ун сарык сатсаң, уңышлы дип санала ди.

Cарык үрчетү күп хезмәт сорый, әмма кереме әллә ни зур түгел

Равил әфәнде сүзләренчә, сарык үрчетү күп хезмәт сорый, әмма кереме әллә ни зур түгел. Йонның килосын 12 сумнан, тиреләрен йөз сумнан бик авырлык белән генә сата алган.

Актаныш районы Адай авылыннан килгән Илназ Нәфыйков та сарык үрчетү җиңелләрдән түгел дип белдерә.

"Чыгымнары да аз түгел, дүрт сарык бер сыер кадәр ашый. Корбанга сату өчен ветеринария хезмәтләреннән белешмә алу быел авыррак булды, һәрбер сарыкның канын анализга тапшырасың, рөхсәт кәгазьләрен җыю өч көнгә сузылды. Сарык башына 50 сум түләдек. Сату урынына керү өчен дә һәр сарыкка 100 сум түләдек", ди Нәфыйков.

Чыгымнары да аз түгел, дүрт сарык бер сыер кадәр ашый

Илназ әфәнде сарыкларны махсус корбанга дип кенә үстерә. Узган ел 35 сарык алып килгән булса, быел 49га җиткергән. Аның сүзләренчә, быел сатучылар да, сатып алучылар да кимегән.

"Элек "Беларусь" тракторы белән төяп килә идем сарыкларны, быел 15 тәкә генә алып килергә булдым", диде Азатлыкка Актаныш районы Яңа Кормаш авылыннан Ансаф Дәүләтбаев.

Корбанга сарык сату урынында иң кыйммәтлесе 10 мең сум тора. Халык 5-7 меңлекләрен сайлый. Сарык сатарга килүчеләр арасында "элекке елларда, Корбан бәйрәменең соңгы көнендә, кире алып кайтмас өчен дүрт меңгә биреп калдырдык" диючеләр дә булды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG