Уфадагы иң төп бәйрәм чарасы "Ләлә-Тюлпан" мәчетендә узды. Анда Русиянең баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин вәгазендә Русия президенты, хөкүмәт җитәкчесе, Татарстан президенты, Башкортстан башлыгының котлауларын ирештерде. Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов та котлау белән чыкса да, аны телгә алмады.
Таҗетдин ил башларына рәхмәтләрен белдерде. Вәгазендә баш мөфти ниндидер "мөгез" чыгармады. Чараның беренче өлешен үзәк телевидение өчен урыс телендә алып барса, икенче өлешен татарча уздырды. Беренче өлеш тәмамлангач, бер өлеш халык чыгып китте. Аларның күпчелеге Урта Азия кешеләре иде. "Ләлә-Тюлпан" мәчетендә күпчелекне алар тәшкил итте. "Ихлас" һәм башка мәчетләргә татар-башкортлар гына килгән иде. Корбан гаете бәйрәме быел Уфадагы 23 мәчет һәм гыйбадәтханәдә үтте.
Корбан чалу өчен барлыгы 11 җирдә махсус урыннар оештырылды. Алар җәмәгатьчелек күзеннән ышыкта, койма белән әйләндереп алынган иде. Корбан сарыкларының хакы быел бик кыйммәт куелган. Сарыкларга хак бар җирдә дә 8 мең сумнан да ким булмады. Көн азагында гына берникадәр сатулашып төшерү очраклары булды. Сарыкларның тиреләрен һәм эчәкләрен узган ел махсус контейнерларга тутырып торсалар, быел алар сарык сатучыларга тапшырылды.
Корбан чалган мәйданнарда, мәчет ихаталарында Корбан ашлары оештырылды. Корбан ашы өчен чиратлар хасил булды. Анда, сирәк булса да, мохтаҗлык кичергән урыс милләте вәкилләрен дә күрергә була иде.
Уфадагы бәйрәм мизгелләре Азатлык фотогалереясендә