Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан федераль университеты сайты татар телендә эшли башлады


Казан федераль университеты сайты
Казан федераль университеты сайты

Казанның төп университеты сайтының татар версиясе булмавы татар җәмәгатьчелеге тарафыннан тәнкыйтьләнеп килә иде.

Казан университеты рәсми хәбәренә күрә, сайтның татар бүлеге ректор Илшат Гафуров тәкъдиме белән булдырылган. Казан федераль университеты оешканнан бирле сайтның татар версиясе юк иде. Шул ук вакытта ул инглиз, кытай, испан, француз, алман, гарәп телләрендә эшләде.

Казанның төп югары уку йорты сайтының татарча эшләмәве август башында үткән Дөнья татар корылтаенда да тәнкыйтьләнде. Гафуров журналистларга сайтның татарча булмавын Татарстанда барысының да урысча аңлавы белән аңлатты, шулай да сентябрьдән сайтның татарча эшләвен вәгъдә иткән иде.

Тәрҗемә эшен КФУның Татаристика югары мәктәбе (татар филологисе бүлеге) башкара. Әлегә 500 бит чамасы мәгълүмат тәрҗемә ителгән: университет турында гомуми мәгълүмат, аның тарихы, төзелеше, институтлары һәм кафедралары турында сәхифәләр. Шулай ук татар телендә 2017 елгы белем юнәлешләре, яңалыклар һәм кайбер башка мәгълүмат бар.

XS
SM
MD
LG