Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федерация шурасы "начар тәртип" турында канун өлгесе әзерли


Федерация шурасында утырыш
Федерация шурасында утырыш

Федерация шурасының дәүләт суверенитетын яклау комиссиясе "начар тәртип" (нежелательное поведение) турында канун өлгесе әзерли. Документка ярашлы, "начар тәртип" дип Русиянең дәүләт иминлгенә янучы гамәлләр саналачак.

Әлеге канунны бозучы русияләргә җинаять җаваплылыгы, ә чит ил кешеләренә - илдән чыгару каралган. Бу хакта үз чыганакларына таянып, "Известия" яза. Мәгълүматны комиссия башлыгы Андрей Климов та раслый.

"Начар тәртип" дип Русиянең дәүләт иминлегенә янучы гамәлләр саналачак. Сүз "милли һәм дини нәфрәт уяту һәм сәяси ызгыш тудыру" турында да, илнең сайлау процессына тыкшынырга омтылу турында да бара.

Канун өлгесе Дәүләт Думасына 2018 ел башында кертелер дип фаразлана. Ул ике ел элек кабул ителгән "Теләнмәгән оешмалар турындагы" канунга иш булачак. Хөкүмәттән тыш оешмалар эшчәнлегенә караган әлеге канунны Русия һәм чит ил хокук яклаучылары берничә тапкыр тәнкыйть итеп чыкты.

Дәүләт суверенитетын яклау комиссиясе июньдә булдырылды. Аның максаты итеп Русиянең эчке эшләренә тыкшынуга каршы көрәшне атадылар.

XS
SM
MD
LG