Accessibility links

Тәүлек буе кырымтатар телендә сөйләүче онлайн-радио эшли башлады


CANLI радиосы сайты
CANLI радиосы сайты

Кырымтатар телендә музыкаль онлайн-радио CANLI Radio (Җанлы радио) дип атала. Аны кырымтатар журналисты Наҗия Феми оештырган.

Наҗия Феми үзенең Фейсбук сәхифәсендә белдергәнчә, радио кыска гына вакыт эчендә ачылган. "CANLI сүзенә без бик күп мәгънә салдык... Без төрле булачакбыз. Прогрессив та, консерватив та. Безнең күңелләр телне саклау, мәдәниятне һәм музыканы үстерү дип яначак", ди Феми.

Сайтның әлегә 1.0 версиясе эшли. Бу - радио даими үзгәреп торачак, дигән сүз. Радиода кырымтатар музыкасы яңгырый. Сайтта шулай ук музыкаль хәбәрләр һәм мәкаләләр бар. Әлегә сайттагы текстлар урыс телендә генә. Киләчәктә кырымтатар һәм инглиз версияләре дә булыр дип көтелә.

Програмнар архивта да саклана.

Кырымтатар телендә моңа кадәр "Мәйдан" радиосы эшләп килә иде. 2015 елның 1 апрелендә Кырымның Мәскәү куйган яңа хакимиятләре кырымтатарларның АТR телеканалын һәм аның берничә филиалын япты. "Мәйдан" радиосы да Кырымда ешлык ала алмады. Бу гамәлне АКШ, Европа Берлеге, Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы, Аmnesty International кискен тәнкыйть итте, кырымтатарларның хокукларына һәм ирекләренә чираттагы һөҗүм дип бәяләде.

Кырымда исә Русия тарафлы "Милләт" телеканалы барлыкка килде.

XS
SM
MD
LG